Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чәчәк исемен йөрткән подполковник: «Һөнәремне яратуым йолдызларымнан күренә»

Кызыклы шәхес

Полициядә хезмәт итүче погонлы хатын-кызларга һәрвакыт сокланып һәм кызыгып карыйсың. Ул аларга ниндидер шарм өсти, тагын да чибәррәк итеп күрсәтә. Бу хезмәт күбрәк ир-атларга хас булса да. Чынбарлыкта, анда гүзәл хатын-кызлар да көчле затлардан калышмый, үз вазифаларын уңышлы башкара. Погоннарындагы йолдызлар саны да һөнәрләренә бирелгәнлекләре билгесе.

Тикшерүчеләрнең катлаулы хезмәтен матурлык һәм нәфислек белән бергә күреп буламы? Хатын-кызларның нәфис җилкәләре эштә дә, өйдә дә шундый җаваплылык йөген күтәрә аламы?

Полиция подполковнигы Лилия Балмина эчке эшләр органнарында 24 ел хезмәт итә. Көчле затлар да стажларын тутыруга китү ягын караганда Лилия бу хакта әле уйламый. Эшчәнлеген ул тикшерүче вазифасында Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә башлап җибәргән, ә хәзер дознание бүлегендә җитәкче урынбасары.

Гүзәл затлар бәйрәме алдыннан без аның ничек бу һөнәрне сайлавы турында сораштык.
Һөнәренә һәрчак тугрылыклы

– Милициягә мин үз теләгем белән килдем. Әгәр дә вакытны кире кайтарып булса, барыбер шул һөнәрне сайлар идем, – дип сүзен башлады Лилия Балмина. – Кешеләргә ярдәм итә алуым, нәтиҗәсен күрү миңа көч бирә.

Тумышы белән Волжск шәһәреннән булган Лилия Солтан кызы мәктәптә укыганда ук ул погонлы кешеләргә кызыгып караган. Мәктәпне тәмамлауга ул юрист-хисапчы белгечлеге буенча көллияткә укырга керә. Практиканы эчке эшләр органнарында узганда милициягә барачагын күңеленә салып куя. Марий-Эл Дәүләт университетында юриспруденция белгечлеге алу белән хезмәт юлын Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлеге белән бәйли. Тикшерүче буларак бик күп җинаятьләрне ачарга туры килә. Әгәр 2000 елларга килсәң, төркемнәр арасында разборкалар бихисап булган катлаулы вакыт ул. Лилия анда күп нәрсәгә өйрәнә, тәҗрибә туплый, погоннарында йолдызлар саны да арта. Әмма җиңелрәк эшкә китүне башына да китерми. Киресенчә, кыенлыклар аны чыныктыра гына. 2014 елда аның хезмәтен күреп һәм бәяләп, тагын да югарырак вазифага тәкъдим итәләр: дознание бүлеге җитәкчесе урынбасары итеп билгелиләр.

Иң чибәрләр дознание бүлегендә

– Эшебез һаман артуга таба бара. Чөнки законнарда таләпләр катгыйлана, оптимальләштерүне, кадрлар алмашын да читкә куеп булмый. Яшь кадрларны өйрәтергә, берничә вазифаны берьюлы башкарырга туры килә. Бер эшне тикшереп, судка юнәлтү өчен 30 көн бирелә. Бүлектә 17 хатын-кыз эшлибез. Күбесе инде гаиләле. Безнең дознание бүлегенең рес­публикада категориясе буенча алдынгы позиция­ләрдә булуы хезмәткәрләрнең югары профессио­нальлеген күрсәтә. Бездә иң чибәр һәм акыллы хатын-кызлар эшли, – дип сөйли хезмәттәшләре турында Лилия Балмина. – Без нигездә көнкүрештә кылынган җинаятьләр, сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү, кыйнау, урлау, үтерү белән янау, исерек килеш кабаттан машина руле артына утыру кебек очракларны тикшерәбез.

Урлау очракларының күбәюе Яшел Үзәндә яңа сәүдә складлары ачылуга бәйле. Еш кына гаепләнүчеләрне башка шәһәрләрдән эзләргә туры килә. Материал җыю күп вакытларын ала.

– Әгәр дә эшең күңелеңә хуш килмәсә, анда озакка кала алмыйсың. Ул йомшаклар өчен түгел. Көн һәм төн, ял һәм бәйрәмнәр дә безнең өчен юк, – ди Лилия. –Безнең урында карарлар кабул итә белергә, курыкмаска, оешканлык кирәк. Бу сыйфатларың булмаса, башкалардан аны таләп итә алмыйсың.

Гаиләсе – ышанычлы тылы

Чәчәк исемен йөрткән дознание бүлеге подполковнигы ялларсыз эшлибез дисә дә, гаиләсе соңгы урында түгел. Әгәр үзара аңлашу юк икән, полициядә эшләү мөмкин түгел. Гаилә – ышанычлы тыл дип, юкка әйтмиләр. Ә мондый җаваплы вазифа иясенә, өстәвенә хатын-кызга, ике бала әнисенә ансыз булмый.

– Һөнәре буенча полициядән ерак торса да, ирем миңа бик нык ярдәм итә. Шуңа күрә аңа мин бик рәхмәтле. Улым 4 яшь ярымлык кына бит әле. Аңа зур игътибар кирәк. Кызым Казан Дәүләт университетының 2нче курс студенты, – ди ул.

Кызы булачак тәрҗемәче, чит телләр өйрәнә, әнисе үрнәгендә аның юлыннан китмәгән. Ә менә улы характеры буенча әнисенә бик охшаган: туры сүзле, кыю, таләпчән, аның өчен барьерлар юк. Хәзердән үк полиция начальнигы булырга хыяллана. Күптән түгел Лилия Балмина гаиләсе белән Кубада ял итү бәхетенә ирешкән. Аннан алар искиткеч табигать белән хозурланып, ел буена җитәрлек энергия туплап кайткан.

Лилия үзе кыю, батыр, таләпчән булса да, күңеле белән бик йомшак һәм туган җанлы. Ирен һәм балаларын бик ярата, шул ук вакытта әти-әнисен бик сагына.

- Әти-әниемне югалтуны бик авыр кичердем. Хәзер үземне канатсыз кош кебек сизәм. Якыннарыңның кадерен үзләре исән чагында белергә кирәк. Моны бөтен кешегә киңәш итеп әйтәм. Әти- әниле булу зур бәхет ул.

Мәкаләбез героеның хезмәтеннән тәм таба белүе дә сокландыра. һөнәреңне яратып, аңа җаваплы карасаң, һәр эш канәгатьләнү бирәдер. Нинди генә җинаять кылынмасын, һәр очрак кешеләр язмышына бәйле. Тикшерүченең йомгакны ничек сүтүенә карап язмышлар хәл ителә дә инде.

Хата ясарга хокуклары юк

«Гаделлек» һәм «законлылык» артында – озын көннәр, төннәр, тырыш хезмәт ята. Җинаять эше берничә том тәшкил итәргә мөмкин: дәлилләрне җыю, экспертлар нәтиҗәләре, шаһитлар күрсәтмәләре һәм башкалар. Бу һөнәр шулкадәр җаваплы ки, аларның хата ясау хокукы юк. Гаепсез кешене җинаять җаваплылыгына тартмас өчен, барлык белемне, сизгерлекне, грамоталылыкны күрсәтергә кирәк.


Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең дознание бүлеге кызларының хезмәтенә бу яктан тел-теш тидерерлек түгел. Очрактан файдаланып, аларны гүзәл затлар бәйрәме белән котлыйбыз! Катлаулы хезмәтләрендә уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, имин көннәр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев