Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бюджеттагыларның хезмәт хакы 1 октябрьдән арта

Федераль бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы 2019 елның 1 октябреннән 4,3 процентка артачак.

Үзгәрешләр Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары»на кертелмәгән казна, автоном һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә кагылачак, әйтик, балалар бакчаларында кече тәрбиячеләргә, юристларга, хисапчыларга һәм кадрлар хезмәткәрләренә. Акча федераль бюджетта салынган инде.
Шул ук вакытта, төбәк һәм муниципаль бюджет хезмәткәрләре дә артуга исәп тота ала. Урыннардагы хакимиятләргә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы комиссия хезмәткәрләрнең хезмәт хакын, ким дигәндә, 4,3 процентка арттырырга тәкъдим ителгән.
Үзәк матбугат федераль дәүләт хезмәткәрләренә түләүләрне индексацияләү турындагы боерыкка агымдагы елның мартында кул куелды, дип яза. Шулай ук, РФ премьер-министры Дмит рий Медведев министрлык һәм ведомстволарга хезмәт хакларын вакытында бирүне йөкләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев