Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бәйсезлек көне» түгел – Россия көне

12 июньдә Россиядә төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне билгеләп үтелә. Ул 1992 елда, РФ Югары Советы карары белән, календарьда кызыл көн ителә.

Бәйрәмне, гадәттә, дистәләгән мең концерт һәм фестивальләр, фейерверклар һәм масштаблы чаралар бизи. Без бу көн турында иң кызыклы фактларны гына тупладык.
12 июньне еш кына «Бәйсезлек көне» дип атыйлар.

Бу бәйрәмнең элекке атамасында «суверенитет» сүзе булу аркасында килеп чыга. 2010 елның маенда сораштыру нәтиҗәләре буенча, бу фикерне халыкның 43%ы белдергән.
12 июнь – күп кенә Россия шәһәрләренең туган көне.

Шәһәр көнен Бөек Новгород, Ижау, Кемерово, Киров, Комсомольск-на Амуре, Красноярск, Пенза, Пермь, Саранск, Сургут, Тамбов, Ульяновск һәм Уфада бәйрәм итәләр.
Бу көнне Ленинград, 1991 елда, яңадан Санкт-Петербургка үзгәртелә.
Санкт-Петербургка 1703 елның 16 маенда Петр I нигез салган. 1712-1918 елларда ул Россия дәүләтенең башкаласы булган. 1914 елда Петроград дип, ә 1991 елда Ленинградка үзгәртелә.

Шул ук көнне 1991 елда РСФСР Президенты сайлауларында Борис Ельцин җиңде.
Борис Ельцин Россия Федерациясенең беренче президенты булды (1991-1999). 1999 елның 31 декаб рендә Б.Н. Ельцин яңа ел телемөрәҗәгате алдыннан Россия Федерациясе

Президенты вазифасыннан отставкага китүе турында игълан итте. Идарәченең үз теләге белән китүе – Россия өчен нонсенс, диярлек.
12 июньдә үзенең туган көнен элеккеге АКШ Президенты Джордж Буш бәйрәм итә.
1924 елның 12 июнендә АКШ ның 41нче президенты Джордж Буш туган. Президент постында ул АКШның Панама һәм Персия култыгында хәрби операцияләрен санкцияләде. Өлкән

Буш президент булганда, АКШта җитештерүнең кимүе һәм эшсезлекнең үсүе билгеләп үтелде. 1992 елда ул Билл Клинтонны сайлауларда оттырды.
2020 елда «Россия көне»нең 28 еллыгы билгеләп үтелә.

Эш шунда ки, бу көн рәсми рәвештә 1992 елдан гына, РФ Югары советы карары буенча бәйрәм ясалды. 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съезды «РСФСР дәүләт суверенитеты турында декларация» кабул иткәннән соң ике ел узгач кына.
1994 елдан башлап, Президент указы белән, 12 июнь ял көне булды.

Россия көне - илдәге иң «яшь» дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Россия көненнән тыш, безнең илдә тагын 7 рәсми дәүләт бәйрәме бар, шул исәптән 4 ноябрьдә – Россиянең халык бердәмлеге көне.

1998 елда Борис Ельцин, уңайлы булсын өчен, бәйрәмне «Россия көне» дип үзгәртергә тәкъдим итте.
Элеккеге исеме – «РСФСР дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итү көне» хәтердә начар саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев