Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәмнәр тәмам, ә нәтиҗәсе?

Озын бәйрәм каникуллары тәмам. Кем өчендер бу көннәр ял итү белән бәйле булса, кайберәүләр аның имин узуы өчен җавап тотты. ТРның Яшел Үзән муниципаль районы буенча Гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов белдергәнчә, яңа ел һәм Раштуа бәйрәменә әзерлек чорында гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатыннан тиешле барлык чаралар да күрелгән.

Бәйрәм тамашалары узучы һәр объектта полиция, медицина хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр дежур торган. Район җитәкчелеге раслаган график буенча социаль учреждениеләр көндәлек режимда тикшерелгән. 
Кыш әле үзен чын-чынлап күрсәтергә өлгермәсә дә, 4 гыйнварда Идел елгасы аша Яшел Үзән – Карамалы Тау боз кичүе ачылды. Җитәкче хисабыннан күренгәнчә, махсус өйрәнүләр узган һәм комиссия бозның калынлыгын тикшергән. 
– 1-8 гыйнварда 112 бердәм номерына барлыгы 796 шалтырату кабул ителде. Аның 542се ашыгыч медицина ярдәме сорап, ә 190ы эчке эшләр идарәсе буенча мөрәҗәгать иде. Моннан тыш, янгыннар, фатирда газ исе килү, ут һәм су бетү кебек сораулар буенча да хәбәр бирүчеләр, ярдәм сораучылар булды. Мәсәлән, 8 гыйнварда Успенка авылы, «Поле чудес» микрорайоны (380 шәхси йорт, меңгә якын кеше дигән сүз) сусыз калды. «Водоканал» предприятиесе аварияне билгеләнгән вакытта юк итте, – дип сөйли Вячеслав Долганов.
Кызганыч ки, бәйрәмнәр хәвеф- хәтәрсез, тыныч узды дип авыз тутырып әйтә алмыйбыз. Бу чорда 5 янгын теркәлгән, аның берсендә кеше үлде. Октябрьский бистәсендә бер көнне ике янгын чыга. Берсендә мунчага ут капса, икенчесендә торак йорт көлгә әйләнә. Хуҗа белән улы котыла алса да, 63 яшьлек ханым бу фаҗигадә һәлак була. 
Кемнәрдер өчен бәйрәм тәмамланды, ә 18еннән 19 гыйнвар төнендә христиан динендәге кардәшләребез зурлап Хач ману (Качману – Крещение Господне) бәйрәмен билгеләп үтә. Традицион рәвештә районыбызда коену өчен махсус урыннар ясалган. Быел мондый сулыклар сигез урында булыр дип көтелә. Биредә дә халкыбызның иминлеген саклау өчен тиешле хезмәткәрләр, шулай ук, дежур торачак. Коену урыннары белән тулырак www.yashel-uzan.ru сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев