Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәмгә туган телебез җитми

Быел кыш буе күренмәгән кояшлы матур көн 1 мартта гына булгандыр. Аллаһ Тәгалә кышны озату уңайлы булсын өчен шулай эшләгәндер. Шул матур көндә Осиново бистәсендә кыш озату бәйрәме уздырылды.

Аны оештыруда җирлек җитәкчесе Альберт Сәлимовның, бистә башкарма комитетының тырышлыгы зур булды. Бәйрәм булгач, музыка яңгырап, коймак пешеп, шашлык ясалып торды. Боткасы да, чәе дә бик тәмле, телеңне йотарлык иде. Анда халыкка шулай ук «Майский» теплицалар комбинаты, Казан кош чылык фабрикасы үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итте, сәүдә лареклары эшләде.

Кышны озатуда мәдәният хезмәткәрләре дә күңелле концерт куеп, яшәүчеләрне куандырды. Уеннарның да төрледән-төрлесен оештырдылар. Бәйрәм бик әйбәт узды дисәм дә, күңелдә бер төер калды. Шушы чарада, Татарстан җиребездәге һәм Казан белән Яшел Үзәнне тоташтырып торган Осиново бистәсендә татар телендә ник бер сүз ишетелсен?! Милли җыр-биюләребез турында әйтеп тә тормыйм. Оештыручылар үзләренең кайда яшәгәнлекләрен оныта ахрысы. ТАССРның бер гасырлык бай тарихы бар. Өстәвенә, быел ул үзенең 100 еллыгын зурлап билгели. Мәдәнияте аның нинди, ә уен-тамашалары? Горурланып туймаслык!

Алда Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәсебез бар, сабантуйларыбызга вакыт килеп җитәр. Бу бәйрәмнәрдә телебез, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез, тарихыбыз онытылмасын иде, дигән теләктә калам.

Илһам Латыйпов, Осиново

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев