Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәм бүләге

Бәйрәм көннәрендә районыбыз клублары гөрләде. Күгәйлеләр исә, авылдашларына үзенчәлекле бүләк әзерләгән иде. Тамашачыларга «Монда без дә бар әле» спектаклен тәкъдим иттеләр.

Төрле һөнәр ияләре булган авыл үзешчәннәре артистлардан тамчы да ким түгел иде. Әсәрнең эчтәлеген, идеясен ачып, һәркемнең күңел кылларын тибрәтерлек итеп, образга кереп уйнаулары мактауга лаек. Елаттылар да, көлдерделәр дә, афәрин! Интернет челтәрендә аларны авыллар буенча гастрольләргә чыгарга тәкъдим итүчеләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев