Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген (Фото)

Чынлап та, бүген татар халкы өчен зур бәйрәм. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее!

Мөгаен бүген күпләребез, күңеленнән булса да, Тукай шигырьләрен сөйләгән, җырларын көйләгән, әкиятләрен күз алдыннан кичергәндер.

Бүген Яшел Үзәндә дә шигырь сөючеләр бергә җыелды. Мирный бистәсендә, шулай ук күл буенда мәктәп укучылары, ак яулыклы әбиләребез, апаларыбыз яраткан шагыйребезнең шигырьләрен рәхәтләнеп сөйләде, ә без исә сокланып тыңладык, күңелебезгә ләззәт алдык. Бу чараны шәһәребезнең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы үткәрде.

Алия Гаязова, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев