Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйрәм бер сулышта үтте

23 нче ноябрь көнне Мулла Иле мәдәният йортында газиз әниләребезгә багышланган "Әниемә - гөлләрем" дип аталган бәйрәм концерты булды.

Ике сәгатькә сузылган бәйрәм бер мизгелдә үтте дә китте. Яңа җырлар, моңлы җырчылар, дәртле биюләр, оста биючеләр тамашачыны әсир итте. Иң беренче чиратта, үземнең "Яшьлек" "Шатлык" бию төркемнәренә, аларның әниләренә, җырчы кызларга - Зилә Бикмөхәммәтова, Фәнзия Гарифуллина, Норлат мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Хөршидә Гайнуллинага, кечкенә җырчыбыз Илүзә Саттаровага, җырчы егетләргә, бәйрәмне алып баручыларга, кызыклы скетчлар уйнаучыларга, уеннарда катнашучыларга, әниләр турында матур шигырьләр сөйләүче балаларга, зур рәхмәтемне белдерәм. Аларга эшләрендә, укуларында зур уңышлар, саулык - сәламәтлек телим.

Рәзинә Сәйфетдинова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев