Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәйге җиңүчеләре бүләкләнде

Яшел Үзән медицина көллиятендә "Экстремизмга – юк!" айлыгы кысаларында уздырылган "Мин экстремизмга һәм террорчылыкка каршы" конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны тантаналы бүләкләделәр.

Анда мәктәп укучылары һәм урта белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты. Конкурска 40тан артык эш керде. Иң яхшы видеоролик номинациясендә Әйшә мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Динара Әхәтова җиңде, 2 урын - Яшел Үзән медицина көллияте студентларында.

Яшьләр арасында экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау буенча иң яхшы презентация номинациясендә 1нче урынны - Анастасия Апанасенко алды (Медицина көллияте). Икенче урында - Илсөя Зыятдинова (7нче мәктәп), өченче урында - Әлфис Якупов (Медицина көллияте).

Иң яхшы мәгълүмати брошюраны Яшел Үзән медицина көллияте студентлары Айгөл Хәбибрахманова, Филүзә Гыймадиева, Снежана Быкова эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев