Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быел Татарстанда Сабантуй үткәреләчәкме?

Мөгаен, бу соңгы вакытта редакция хезмәткәрләренә иң еш бирелә торган сорауларның берседер.

Кырларда чәчү эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә торган сабан бәйрәме, кагыйдә буларак, июнь башында билгеләп үтелә. Мәсәлән, былтыр Яшел Үзәндә ул 8-9 июньдә узган иде.

Быел Сабантуйны уздыру мәсьәләсенә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев беркадәр ачыклык кертте. Васил Габтелгаязович хәбәр иткәнчә, коронавирус таралу куркынычы аркасында республика җитәкчелеге Сабантуйны июнь башында уздыруны гамәлдән чыгару турында карар кабул итте.

Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, "Бәйрәм күчереләчәкме яки юкмы дигән карар кабул ителмәгән". Ә алдагы айларга кагылышлы карарлар килеп туган хәлдән чыгып кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X