Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быел форум республика күләмендә узды

Яшел Үзәннең 15нче мәктәбендә “Eternal language"-"Вечный язык" дигән республикакүләм лингвистик форум узды.

Бөек инглиз драматургы В.Шекспир иҗатына багышланган чарада 5-10нчы сыйныф укучылары, шулай ук Татарстан Республикасының 15 районыннан килгән гомуми белем бирү мәктәпләре, гимназия, лицейларның чит телләр укытучылары, иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары катнашты.

Гомумән алганда, форум конкурсантларының һәм семинар педагогларының саны 300гә якын кеше тәшкил итте. Аның эшен 5 ел инде Яшел Үзән мәгариф идарәсенең даими ярдәме белән һәм Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Лев Толстой исемендәге рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбенең актив ярдәме белән Н.Н.Алтынов исемендәге 15нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең чит телләр укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе оештыра. Быел форум республика статусын алды һәм аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра. Форумны ачып, мәктәп директоры Евгения Иванова белем дәрәҗәсен күтәрүнең мөһимлеген ассызыклады.

Форумда катнашучыларга Mrs Hockey (Бөекбритания, Лондон) видеомөрәҗәгатен юллады, ул гамәли тәрҗемә магистры, форумның шәрәфле кунагы һәм консультанты үзенең визитын билгеле сәбәпләр аркасында кичектерергә булган, әмма форум эшендә дистанцион рәвештә бик теләп катнашты.

Форум укучыларның актив тормыш позициясен үстерү, шулай ук чит телләр белеменең сыйфатын, белү дәрәҗәсен арттыру, укучыларның чит телләрдәге коммуникатив компетентлыгын үстерү өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.
Укучылар һәм укытучылар секцияләргә бүленеп эшләде.

Семинар ахырында педагоглар эшенә йомгак ясалды. Форумда катнашучыларның барысын да бүләкләү актлар залында тантаналы шартларда узды.
Мәгариф идарәсенең укыту-методик тәэмин итү бүлегенең өлкән методисты Ольга Гайсина мәктәпнең оештыру комитетына (Милли мәгариф буенча директор урынбасары Гөлназ Зиннурова, 15нче урта мәктәпнең чит тел укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчесе Алсу Амурова) рәхмәтен белдерде.

Форумны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен, форум конкурсларында катнашучыларга һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар тапшырды, алга таба уку-укыту һәм хезмәт эшчәнлегендә уңышлар теләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев