БӘЯЛӘР АРТЫР ИНДЕ УЛ...
Өстәмә бәягә салымның артуы һәм тагын берничә сәбәп аркасында, азык-төлектән алып бензингә кадәр, күп кенә категория товарларга бәяләр артты һәм артачак. НДС киләсе елның 1 гыйнварыннан гына «сикерсә» дә, шуның белән бәйле бәя күтәрелүләрнең якын арада инде башланачагына беркемнең дә шиге юктыр.
Азык-төлек һәм алкоголь
НДСның үсүе һәм милли валюта курсының төшүе азык-төлеккә, өлешчә казылык һәм башка ит продуктлары, шулай ук, ярымфабрикатларга бәяләр артуга китерде. Җитештерүчеләр фаразлавынча, хәтта сыйфаты шикләнерлек колбаса өчен дә, бик тиздән, хәзергә караганда 5-12 процентка артыграк түләргә туры киләчәк.
Шәраблар инде августтан ук кыйммәтләнә башлады. Әлеге категория товарларына бәя арту сентябрьдә да дәвам итә. Хәзергә ул 6-8 процент күзәтелсә, киләсе айга 10 проценттан да ким булмаячак. Бу АКШның РФ каршы чираттагы сакнция кертүе турындагы яңалык белән бәйле.
Дарулар
Медикаментлар, шулай ук кесәгә сугачак.
Илнар Тухбатов фотосы.
Тулырак газетаның чәршәмбе санында (№69).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев