Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бушлай сыр тәбедә була

Кибетләрдән товар урлау лар соңгы араларда ешаеп китте. Азык-төлекне дә, өс киемнәрен дә чәлдерәләр. Араларында кесәләренә аракы тутырып һәм баштанаяк киенеп чыгучылары да бар.

Шаккатырсың, аларны берни куркытмый, хәтта видеокамералар һәм датчиклар да. Караклык юлына басучылар җаен таба. Тик бу озакка бара торган эш түгел. Вакытлыча гына йөри алар шундый башбаштаклык кылып. 
Яшел Үзәннең Королев урамындагы кибеттән 47 яшьлек яшел үзәнле датчикларын яшертен генә йолкып алып ташлап, джемпер, ветровка һәм чалбар урлап алып чыга. Бер түгел, өч әйбер бит. Нәтиҗәдә, сәүдә ноктасына 12 мең сумлык зыян китерелә. 
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Артур Салихов аңлатуынча, хокук сакчылары эзләнүләр барышында, иң беренче чиратта, видеокамера язмалары белән таныша башлый һәм каракның шәхесен ачыклый. Тотылучының, бәлки, бу беренче генә урлавы булмагандыр, анысы әлегә билгесез. Тик менә әйбер урлауны максат итеп куючыларга сәүдә нокталарында камералар торуын онытмаска кирәк. 
Эшләмичә генә урлашып көн күргән бу ир кибеткә китергән зыянны тулысынча каплый, гаебен дә таный һәм 10 мең сум күләмендә штраф түли. Тагын шулай кабатласа, болай гына котыла алмас инде. Суд һәрвакыт кешегә башта төзәлергә мөмкинлек бирә. Штраф түләү – төзәлүнең бер юлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев