Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бурычны социаль пособиедән түләттереп булмый

Суд приставлары бер инвалидның ай саен ала торган пособиесен законсыз тотып калган.

Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Александр Михайлов сүзләренә караганда,  суд актлары юкка чыгарылып, суд приставы карарының законсыз булуы турында яңа карар чыгарылган.  Административ эшләр буенча суд коллегиясе бурычлының яшәү чыганагын һәм аның күләмен исәпкә алган. Бу очракта прис­тав-башкаручы бурычлының матди хәлен исәпкә алмаган һәм акча тотып калуларны хокукый яктан дәлилләмәгән. Өстәвенә, бурычлы кеше пенсия түгел, ә инвалидлык буенча пособие алган. Федераль законга ярашлы рәвештә соц­түләүләрдән бурыч акчасын тотып калырга ярамый.

Бөтен нәрсәгә контроль кирәк, хәтта суд приставларына да. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев