Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бурычлы үлмәс, көн дә күрмәс

Юл хаталарны гафу итми дип кабатлап торсак та, кагыйдә бозучылар саны кимеми.

Өстәвенә салынган штрафын түләмәүчеләр дә аз түгел.  Яшел Үзәндә генә дә штраф суммасы 10 меңнән арткан 323 кеше исәпләнә.  Шуларның дүртесенең  бурычы 50 мең сумнан артып китә.
Яшел Үзәннең ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, тәртип бозучы штрафын 60 көн эчендә түләргә тиеш. Бу срок чыккач,  ул үзеннән-үзе  бурычлы булып, административ базаларда «төзәлмәс бурычлы» дип теркәлә. Бу гражданнарга карата  яңа беркетмә төзелә («Административ җәзаны үтәмәү» буенча РФ КоАПның 20.25нче маддәсе). Шуңа ярашлы рәвештә, андыйларга штраф икеләтә күләмдә салына, әмма ул 1 мең сумнан ким булмаска тиеш. Яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест салына, яисә андыйларны  50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җибәрүләре ихтимал.  Җәзаны суд билгели.
Менә шулай  Гоголь урамының 49нчы йорты каршында  ДПС экипажы 25 яшьлек егетне скутерда туктата. Тикшереп карасалар,  егетнең юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен 31 административ  эше буенча 40 мең сумнан артык штрафы барлыгы ачыклана. Кайберләренең түләү срогы да чыккан була. Аңа административ хокук бозу турында материаллар төзелә. Егетне шунда ук судка китерәләр. Судья аңа 3 тәүлеккә кадәр арест сала. Аңа хәзер  булган бурычын да түләргә туры киләчәк.

Фото: drive2.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X