Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Булмасын сугыш кына!

Гражданнар оборонасы буенча җитди өйрәнүләр булып узды. Миңа үземә башыннан ахырына кадәр, эвакуация комиссиясе әгъзасы буларак, штабта хәбәр итү һәм элемтә төркемендә эшләргә туры килде.

Әлеге өйрәнүләргә әзерлекне тикшерү күпкә алдан башланды. Һәм бу эшне ТР гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ГО өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Нурытдин Уразаев контрольдә тотты. Татарстандагы бик күп районнарда булып күзәткән һәм гражданнар оборонасының  тегендә яки монда куелышын тикшереп, бәяләүче белгечнең Яшел Үзән районында әлеге юнәлештә хәл торышын чагыштырырлык мөмкинлеге, әлбәттә, бар. Ул  шелтә белән дә, төртмәле шаян сүз белән дә җитешсезлекләрне күрсәтеп торды.
Һәрберебезгә берәр телефон беркетелгән штабта үз эш урыннарыбызга кереп урнашканда, бу өйрәнүләргә көлеп кенә өстән караган булсак та, чынлыкта сугыш вакыты режимы кысаларындагыча, хәбәр арты шомлы хәбәр ява башлагач, бер дә уен булып тоелмады. Безнең төркемнең бурычы – «Һава тревогасы», «Һава торыш­лары үзгәрәчәк», «4000 кеше өстәмә эвакуа­цияләнәчәк, кабул итәргә әзер булырга», «Әйшә күпере шартлатылды» һ.б. хәбәрләрне барлык авыл җирлекләренә, шәһәрдәге барлык оешмаларга, бик кыска вакыт аралыгында, җиткерү иде.
Үземә катнашырга туры килгән ике көн буе барган (беренче көнне документларның, эвакуа­ция маршрутларының, исемлекләрнең һ.б, һ.б. эшләнешен тикшерделәр, ә икенче көнне, иртәнге алты тулганчы, кабат җыелышкан идек инде) өйрәнү-өйрәтүләр вакытында, ярый әле чынлап та сугыш түгел, дип уйлап, шатланып куйдым. Чөнки тыныч тормышта озак яшәп (Аллаһка шөкер, алга таба да шулай булсын!) барыбызның уяулыкны югалтуыбыз, сугышны чынбарлык буларак аңламавыбыз һәм кабул итмәвебез ачык­ланды. Бер генә оешманың да гражданнар оборонасына кагылышлы документлары дөрес яки җиренә җиткереп эшләнеп бетмәгән. Монысы кәгазь эше, дөньялар әле тыныч торганда, аларын өйрәнеп тә, төзәтеп тә була. Ә чынлыкта, Аллаһ сакласын, шундый хәл килеп чыкса, күпчелегебез  хәрби режимда үзебезне ничек дөрес тотарга, нишләргә кирәген белми! Бомбоубежищелар халыкны кабул итәргә әзер түгел. Алар чүп-чар, кирәкмәгән артык нәрсәләр белән тутырылган. Гомумән, сугыш башланса (күрергә язмасын!), аның белән күзгә-күз очрашырга беркем һәм бернәрсә әзер түгел. Бу ГО өйрәнүләренә әлегә бары тик оештыручылар гына җитди карый.
Авыл җирлекләреннән, эвакуацияләнүчеләрне өстәмә кабул итү пунктлары Олы  Карагуҗа, Олы Яке, Норлатта урнашкан һәм аларның ПЭП җитәкчеләренә «биш­ле» куярлык. Кайчан гына шалтыратсак та (ә хәбәрләр бик күп булды), алар «һәрвакыт әзер!» халәтендә иде. 
Ә дөресен әйткәндә, шушы «учение»ләрнең эчендә кайнап, чынбарлыкны, якынча гына булса да, күзалларга мөмкин. Һәм ул бик куркыныч тойгылар уята. Бу юлы узган әлеге өйрәнүләрнең масштаблы һәм җитди оештырылуы да юктан гына түгел, ә илебезгә берәр афәт яный кебек. Булмасын иде андый фаҗигаләр, тагын бик күп гасырлар тыныч-имин илдә яшәргә насыйп булсын иде!
Гражданлык оборонасына әзерлек буенча Яшел Үзән районына, гомумән, «чикләүле әзер», ә безнең төркемгә «куелган мәсьәләләрне башкарырга әзер» билгесе куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев