Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Булачак медикларны ниләр борчый?

Медицина училищесына шушы көннәрдә республикабызның төрле уку йортларыннан студентлар җыелды.

ТР урта медицина һөнәри мәгариф учреждениесе студентларының укыту-тикшеренү эшләре буенча рес­публика бәйгесе өч этапта уза. Аның беренчесе уку йортларында үткәрелә, икенчесендә эшләр читтән торып тикшерелә. Шушы ике баскычны узган финалистлар Яшел Үзән медицина училищесына җыелды.

Бәйгенең төп максаты – мәгариф оешмасы шартларында медицина фәне һәм гамәли проблемаларны чишүгә, тикшеренү эшчәнлегенә студентларны җәлеп итү һәм ачыклау.  Буа, Бөгелмә, Әлмәт, Алабуга, Казан, Минзәлә, Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләреннән 11 студент катнашты. Конкурста катнашучы егет-кызларны Яшел Үзән медицина училищесы директоры Рашат Латыйпов сәламләп, уңышлар теләде. Студентларның һәммәсе бәйгегә ныклап әзерләнгән, һәр чыгышны йотлыгып, кызыксынып тыңладык. Ә жюри әгъзалары төрле сораулар биреп, тагын бер кат конкурсантларның белемен тикшерде. Һәм монда аларның үз темаларын ныклап өйрәнгәнлекләре күренде, югалып калмыйча, шартлатып җавап биреп бардылар. Буа медицина училищесы студенты Артем Горин бүгенге көн өчен үтә актуаль – «Заманча яшьләрнең социаль челтәрләрдән психологик бәйлелеге һәм профилактика чаралары» дигән теманы өйрәнгән. Чынлап та, хәзерге заманда бер генә көнебезне дә интернеттан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Аеруча яшьләр интернет колына әверелеп бара. Ә Түбән Камадан килгән Ландыш Хәбибуллина ураза тоткан вакытта туклануның яшь организмга ничек тәэсир итүен өйрәнгән. Шулай ук балаларны бер яшькә кадәр тукландыру, яшьләр арасында бала төшертү буенча профилактика кебек кирәкле темалар күтәрелгән һәм нигезле өйрәнелгән иде. Әйтерсең лә, каршыбызда булачак шәфкать туташлары түгел, ә үз эшен яхшы белгән табиблар басып тора. Бәйге нәтиҗәләре буенча түбәндәге студентлар җиңүче дип билгеләнде. Афәрин, котлыйбыз!
I урын:
Артем Горин,
Буа медицина училищесы
II урын:
Илүзә Бәдретдинова, Артем Фатыйхов
Казан медицина көллияте
Анастасия Соколова, Чистай медицина училищесы
III урын:
Әдилә Бикинеева,
Әлмәт медицина көллияте
Ландыш Хәбибуллина, Түбән Кама медицина көллияте
 «Медицина белеменең тирәнлеге» номинациясендә Яр Чаллыдан килгән Валентина Башкова җиңү яулады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Надежда Гаязова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев