Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүгеннән – зур юлга: хәерле сәгатьтә

Зарыгып көтеп алган җәйге каникул тәмам, бүген инде зур юлга – белем дөньясына кузгалабыз. Ял итеп, көч туплап, укытучыларны, сыйныфташларны сагынып килгән укучылар өчен бүген бәйрәм – Белем көне.

Ә инде район һәм шәһәребезнең 2293 баласы өчен тәүге кыңгырау яңгырый. Балалар бакчасы белән хушлашкан малай-кызлар өчен генә түгел, ә әти-әниләр өчен дә дулкынландыргыч көн бу.

Яңа уку елына аяк басканчы Яшел Үзәндә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Узган уку елына нәтиҗә ясалды, яңасына бурычлар билгеләнде.
Пленар утырышта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, ЯҮМР мәгариф идарәсе башлыгы Рәисә Афанасьева катнашты. «Гомуммилли ориентирлар контекстында Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф системасын үстерү векторлары: педагог һәм остаз статусын күтәрү, тәрбия эше» темасына утырыш мәдәни үсеш үзәгендә узды.

Безнең районда 93 белем бирү учреждениесе эшли, аларга 27 меңнән артык бала йөри. Шуларның 16сы белемне милли татар телендә бирә. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев үзенең докладында билгеләп үткәнчә, ТР Рәисе йөкләмәләре кысаларында – Осиновода 1224 урынга исәпләнгән яңа лицей һәм 360 урынлык балалар бакчасы проектлана. Моннан тыш, бүген Яшел Үзәндә тагын бер Урта һөнәри белем бирү учреждениесе – 120 бюджет урынга исәпләнгән Суднолар төзү көллияте ачылды. Әлеге көллият республикада соңгы 15 елда ачылган бердәнбер уку йорты. Агымдагы елда Раи­фа мәктәбенә, шулай ук, Яшел Үзәннең 3нче гимназиясе, 9нчы лицей, 16нчы мәктәпнең азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясалды.

Быел бездә 7 укучы БДИны йөз баллга тапшырды. Минемчә, бу яхшы нәтиҗә. Безнең районда бик талантлы балалар яши, алар үз мөмкинлекләрен фәндә, спортта, иҗатта тормышка ашыра. Безнең бурыч – аларга барлык башлангычларда ярдәм итү. Кадерле укытучылар, остазлар! Сезнең һәрберегез өчен яңа уку елы уңышлы, яңа җиңүләргә бай булсын, – дип теләкләрен җиткерде район башлыгы Михаил Афа­насьев.
Педагог һәм остаз елы уңаеннан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева үз чыгышында коллегаларына тәкъдим белән чыкты. Һәр мәгариф учреждениесе тарихына кереп калган укытучылар бар. Ник әле аларның исеме белән кабинетларны атамаска? Мәсәлән, 3нче гимназиянең беренче директоры, данлыклы укытучы Николай Чубаков исемен математика кабинетына кушарга, ә 10нчы гимназиядә алмагач бакчасын булдырган, биология фәне укытучысы Петр Терентьев исемен мәңгеләштерергә була. Мондый мисаллар һәр мәктәптә бар, шуңа да җитәкче бу идея­не хуплауларын сорады.

Җитәкчене тагын бер проблема борчый: өч мең­нән артык укучы балигъ бул­маганнар эшләре буенча бүлектә исәптә тора. Башкаларга куркыныч тудырган баланы Раифадагы ябык типтагы махсус училищега урнаштыру мең бәла икән. Һәм ул үзенең җәзасыз калуына сөенеп, кыек юлга башкаларны да өстерәргә бик мөмкин. Әлеге рәсмилекне гадиләштерү мөһим, шуңа да бу юнәлештә Илдар Гыйльметдиновның ярдәменә өметләнәләр.

Яңалыкларга килгәндә...

Дәвамын газетабызның 1 сентябрь саныннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев