Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүгенге вакыйгаларга илебездә бер кеше дә битараф түгел. Украинада барган махсус операциягә мобилизацияләнүчеләргә һәркем төрле яклап ярдәм итәргә тырыша

Яшел Үзәндә яшәүче хезмәт ветераны Минзакрам Гибасов та үз өлешен кертергә булган.

Ул 81 яше тулган көнне Татарстаннан киткән «Алга» һәм «Тимер» батальоннары составында киткән хәрбиләргә матди ярдәм буларак 20 мең сум акча тапшырды. 

Бу акчаны «Сугышчан бердәмлек» («Боевое братство») Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Яшел Үзән җирле бүлекчәсе рәисе урынбасары Газыйм Миндебаев кабул итеп, тиешле урынга илтеп тапшырачак. Әлеге җыелган акчаларга хезмәт итүчеләргә кирәк-яраклар алыначак.

 
📌📌Минзакрам ага Гибасовның үзенең әтисе  Бөек Ватан сугышында катнашкан булган, улы - Әфганстан сугышы ветераны, хәзер бер оныгы мобилизацияләнүчеләр арасында.   Бу ветеран барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.

 

👆👆 Бу хакта тулырак язманы газетабызның 2 ноябрь санында укырсыз.

 

#яшелүзәнжурналисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев