Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүгенге көндә Яшел Үзән мөхтәсибәтендә 48 мәчет эшли

Яңа Тура халкы бу көнне зарыгып көтте

Рамазан аеның дүртенче көнен мөселман дин кардәшләребез шатлыклы вакыйга белән каршы алды – Яңа Тура авылында өр-яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Бу биредә беренче һәм бердәнбер иман йорты. Шулай итеп, бүгенге көндә Яшел Үзән мөхтәсибәтендә 48 мәчет эшли.

Объект төзелеше авыл халкы мөрәҗәгате белән, шәхси хәйриячеләр һәм ТР Рәисе каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды канаты астында башкарыла. Бу мәһабәт бинаның, гомумән комплексның проекты заман таләпләренә туры китереп эшләнгән. Һәм ул Яңа Тура авылы халкы өчен генә түгел, Казан шәһәренә керү юлында урнашканга, юлчылар, туристлар, сәяхәтчеләр өчен дә уңайлы, вә мөһим булачак.

Райондашларыбызның сөенечен уртаклашырга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да килде.

Мөхтәрәм дин кардәшләр, барчагызны да зур тантана белән котлыйм. Рамазан аенда шушындый күркәм мәчет ачылу – зур шатлык. Авыл халкына гына түгел, юлчылар өчен дә кереп дога кылыр­га, намаз укырга бөтен мөмкинлекләр бар. Бу зур хезмәт – кемдер акча биргән, кемдер төзегән, өмәләрдә катнашкан. Ра­йон җитәкчелегенә, меценатларга рәхмәт. Мәчетләребез артып торсын, дөньяларыбыз тыныч булсын. Игелекле сәгатьтә! – дип сәламләү сүзләрен җиткерде ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Район башлыгы Михаил Афанасьев сүзләренчә, Яңа Тура авылында мәчет халык соравы буенча салынды. «Мәчет перспективалы урында урнашкан. Бу территория актив үсеш алачак. Янәшәдә зур юл төзелә. Моннан ерак түгел сәнәгать паркы урнашкан, анда бүген 17 мең кеше, төрле милләт вәкилләре эшли. Бу мәчет безнең барыбыз өчен дә уртак йорт булыр дип ышанам», – дип ассызыклады ул.

Төзелеш 2020 елда башлана. 2022 елның апрелендә манара куелу тантанасында без дә катнашкан идек. Ул чакта бинаның эчке ягы тулысы белән эшләнеп бетмәсә дә, намазлар укылып, ифтарлар уздырылып торды. Һәм менә төзелеш эшләре узган елның декабрендә тәмамланды.

– Без бу көнне зарыгып көттек. Әле кайчан гына, район җитәкчелеге җир, төзелешкә рөхсәт биргәч, ничек башкарып чыгарбыз дип, куркып калган идек. Аллаһка шөкер, ул көн җитте, без бик бәхетле, – дип, шатлыгы белән уртаклаша Миләүшә абыс­тай Йосыпова.

Мәчет өч катттан гыйбарәт. Ир-атлар өчен ике намаз залы, хатын-кызлар өчен антресоль кат, тук­лану һәм балалар белән шөгыльләнү өчен бүлмә урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы – 328 кв.м. Мәчет 250 намаз укучыны сыйдыра. Иман йорты янында тәһарәтханә урнашкан.

Мәчет төзелешендә катнашуның савабы гаять зур. Шул хакта төрле риваятьләр бар. Миңа Мөслим җыентыгында Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән сүзләре ошый: «Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет булдырса, төзесә, катнашса, шундый ук сыйфатта аңа Аллаһ Сөбһанә вә Тәгалә җәннәттә бер йорт бүләк итәр, – дип мисал китерде ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Яңа мәчеткә имам итеп «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Фәнис хәзрәт Йосыпов билгеләнде. Ул имамлык итүдән тыш, үзенең җәмәгате Миләүшә абыстай белән дәресләр оештырырга ниятли. Моннан тыш, киләчәктә махсус белгеч җәлеп итеп, Коръән укырга өйрәнү һәм ятлау буенча курслар башлап җибәрү көтелә.

Алга таба мәчет һәм якындагы күл янындагы территорияне төзекләндерү – балалар мәйданчыгы, балалар бакчасы, мәдрәсә, спорт комплексы, никах үзәге, кунакханә-сату комплексы, машина юу урыны, парковка булдыру планлаштырыла. Киләчәктә бу матур үзгәрешләрне дә күрергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев