Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген редакциябездә бәйрәм –тәмле телле язмалары белән укучыларыбызны сөендерүче, “Яшел Үзән”нең иң сәләтле журналисты Гөлнара Вәлиеваның туган көне

Коллегабыз, дустыбыз Гөлнара!

Гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Бүгенгедәй яшь, ягымлы, кешелекле, ярдәмчел бул. Сәламәтлек, хатын-кыз, гаилә бәхете телибез. Илдар белән тигезлектә, кызларыгызның игелеген, рәхәтен күреп, бер-берегезгә терәк булып, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, һәр көнгә шөкер итеп яшәгез. Барлык уй-хыялларыгыз тормышка ашсын.Сине туры сүзле, юмарт, һәрвакытта да ярдәм итәргә атлыгып торуың өчен дә яратабыз, хөрмәт итәбез. Иҗат чишмәң бервакытта да саекмасын, озак еллар бердәм, дус коллектив булып эшләргә насыйп булсын.


Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә
Гел шат итеп кенә яшәтсен.


💚Яратып, “Яшел Үзән”леләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев