Ул - 33 яшьлек Рамил Зәйнуллин.
Рамил Илгиз улы 7нче татар-төрек икътисад лицеен тәмамлаган. Аннан
КДАТУның Төзелеш икътисад һәм идарә факультетын тәмамлый. 2016 елдан 2024 елга кадәр-төзелеш һәм автобизнеста эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән.
2014-2016 елларда «Эскалат»юридик компаниясенең төбәк үсеше департаментының төбәк җитәкчесе. 2012-2014 елларда Самара шәһәрендә «АльфаБизнесКонсалтинг» консалтинг компаниясе офисы җитәкчесе. Бу елның март аеннан Васильево икмәк заводының башкарма директоры вазыйфасында була.
Яңа җитәкчегә яңа вазифасында уңышлар телибез.
Нет комментариев