Бүген, 2 март көнне ирләр командалары арасында хоккей буенча Яшел Үзән районы башлыгы Кубогы узачак
Яшәеш

Бүген, 2 март көнне ирләр командалары арасында хоккей буенча Яшел Үзән районы башлыгы Кубогы узачак

Турнирда 6 команда катнашачак: «СТИК» (Зеленодольск шәһәре, Татарстан Республикасы Төнге лигасы), «Грифон», «Сапсан», «Ледокол», «Ветераннар» һәм «Ариада» (Волжск шәһәре, Марий Эл Республикасы Төнге лигасы).

Катнашучылар, кунаклар һәм тамашачылар өчен кыр кухнясы оештырылачак: уха, пылау, коймак.

Турнир 11:00 сәгатьтә башлана. Хоккей сөючеләрне һәм җанатарларны Мирный микрорайоны, Төзүчеләр проспекты, 62нче йорт, "Метеор" (урам хоккей тартмасы) янында көтәләр.


Нет комментариев