Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби-музыкаль кичә барлык балаларның, тәрбиячеләрнең күңеленә үтеп кереп, сугыш елларының ачы мизгелләрен күз алдыннан уздырган кебек булды.
Җитәкчеләре Садриева Динә Сөләймановна, Бикмухаметова Сумая Гумаровна укучыларга гына түгел, ә менә безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга да патриотик тәрбия дәресләре биргән кебек булдылар.
-Без мәктәпләр белән ел буе тыгыз элемтәдә эшлибез. Чөнки безнең балалар киләчәктә әлеге мәктәпләрнең укучылары. Шуңа күрә дә, патриотик тәрбия бирү - иң беренче чиратта безнең зур бурычыбыз. Балаларга кечкенәдән үк, Туган як, Туган ил төшенчәләрен аңлатып, төп бурычларны төшендереп үстерсәк, безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге ышанычлы кулларда булачак, һичшиксез, - дип сөйли балалар бакчасы җитәкчесе Рәзинә Гибадуллина.

Нет комментариев