Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу көннәрдә, чынлап та, редакциябездә кызу әле.

Көннәр азрак суытты бит, дисезме? Әйе, һава торышы җайланды, яңгыр гына кирәк. Кызу диеп, бүләкләр өләшүне әйтәбез инде.

Бу көннәрдә хат ташучыларыбыз арасында оештырылган “Подписка остасы” бәйгесенә дә йомгак ясалды бит.

“Абсолют лидер” булып, Күгештән Зөмфирә Хәйруллина калган иде. Ул инде икенче тапкыр “Яшел Үзән” газетасын яздыру буенча сыйфатлы хезмәте өчен 5 мең сум акча отты. Шуның белән үзенең никадәр тырышып, тир түгеп хезмәт итүен дәлилләде. Зөмфирә ханым бу көннәрдә 55 яшьлек юбилеен да каршы алачак икән әле. Туган көнгә күчтәнәчне улы Ирек килеп алды.

Хөрмәтле Зөмфирә Мансуровна, ихлас күңелдән якынлашып килүче юбилеегез белән котлап, исәнлек, хатын-кыз бәхете телибез һәм газетабызны райондашларыбызга яздыруда армый-талмый эшләгәнегез өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Ә 55 яшькә 5 мең сум шәп бүләк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев