Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бу инде безнең тормыш рәвешенә әйләнде»

Әйшәнең машиналар ташкыны уза торган урамында урнашкан «Левша» тимерчелек остаханәсе, матур эшләнмәләренең тыйнак күргәзмәсе белән, күз карашын үзенә җәлеп итеп тора.

Биредә салкын тимерләргә җан өрелә һәм алар оста куллар ярдәмендә искиткеч матур сәнгать әсәрләренә әверелә.

Аңа Гусевларның гаилә башлыгы Евгений, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында конструктор булып эшләгәндә, хезмәт хаксыз 90нчы елларда нигез сала. Эштән соң үзенең гаражында тимер капкалар һәм катлаулы булмаган рәшәткәләр ясый башлый. Яшәргә кирәк бит! Бу кәсепнең керемле икәненә төшенеп алгач, заводтан китә. Иң зур заказчысы, ул вакытларда төзекләндерелә башлаган Раифа монастыре була. Аның рухание Всеволод Евгенийга тимерчелеккә шуннан җир дә бүлеп бирә.

– Мин монастырь һәм якын-тирәдәге чиркәүләр өчен ясаган нәрсәләр санап бетергесез: тәрәзәләргә бизәкле тимер рәшәткәләр, коймалар, капкалар. Ул вакытта минем белән биш кеше эшли идек инде, – дип искә ала Евгений Дмитриевич.

 Язманың кызыклы дәвамын газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев