Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бу атнада машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне зур тикшерүләр көтә

Яшел Үзәннең Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте иминлеген җитди контрольгә ала.

Беренче чиратта исерек килеш рульгә утыручылар игътибар үзәгендә булачак.

Административ законнарга ярашлы рәвештә исерек машина йөртүчеләргә 30 мең сум күләмендә штраф һәм бер ярым елдан алып ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү карала.

Шуны да онытмаска кирәк, 2015 елның июненнән башлап,  рульгә кабат исерек килеш утырган өчен җәза көчәйтелгән. РФ Җинаятьләр Кодексының 264.1нче маддәсенә ярашлы рәвештә кабаттан исерек килеш тотылган, яисә медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Штраф суммасы 200-300 сум тәшкил итә. Шулай ук җәза буларак  аны 2 елга кадәр мәҗбүри яисә көчләп эшләтә торган эшкә җибәрүләре бар. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, хокук бозучыдан  3 елга кадәр машина йөртү хокукы алынып ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүе дә бар.

Дәүләт автоинспекциясе  автомобиль йөртүчеләргә исерек килеш рульгә утырмаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафы ГИБДД гаи штраф за пьяную езду