Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтнекле чәй хәтерне яхшырта

Хәтерне яхшырту һәм мидә кан әйләнеше өчен бөтнекле чәй эчәргә кирәк.

Бөекбританиянең Нортумбрия университеты галимнәренең соңгы тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәтте. 
Төрле үләннәрнең кешенең кәефенә һәм хәтеренә тәэсир итүе буенча фәнни эксперимент үткәргәннәр. Тәҗрибәдә 180 кеше катнашкан. 
Тәҗрибәнең беренче өлешендә кешеләр үзләренең кәефләре, хәле турында сорауларга җавап биргән. Анары бер төркемгә гадәти җылымса су эчәргә, икенчесенә - ромашка, ә өченчесенә бөтнекле чәй эчәргә тәкъдим иткәннәр. Тәҗрибәнең соңгы этабында кәеф, хәтер һәм башка когнитив функцияләр буенча тест тутырганнар. 
Бөтнекле чәйнең акыл эшчәнлеген арттыруны, кәефне күтәрүне күрсәткән. Моннан кала бу эчемлек игътибарны тупларга да ярдәм иткән. Ә шул ук вакытта ромашкалы чәй эчүчеләр тынычлануларын гына белдергән. Ә игътибар һәм хәтер эшчәнлеге акрынайган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев