Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе кайчан уза?

Россия Мәгариф министрлыгы 27 июньдә мәктәп тәмамлаучылар өчен онлайн режимда Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе үткәрәчәк.

  • Министрлык төбәкләргә мәктәпне тәмамлаучыларга багышланган чараларны 27 июнь көнне үткәрергә тәкъдим итте. Илнең барлык төбәкләрен колачлаячак гомумфедераль «Чыгарылыш кичәсе» төп чара булачак. Ел саен үткәрелә торган «Алые паруса» фестивале программаның финал өлешенә керер дип көтелә.

    «Вазгыять торышын бәяләп, июнь аенда чыгарылыш кичәсен онлайн билгеләп үтәргә, ә көз башында традицион рәвештә җанлы форматта бәйрәм итәргә киңәш итәбез. Килешәсездер, формаль датасына караганда бәйрәм рухы үзе мөһимрәк бит, шунлыктан сәламәтлекне куркыныч астына куймаска иде», - дип искәртте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

    Ведомствода әлеге чаралар Сovid-19 аркасында кертелгән чикләүләрне бетерүнең өченче этабына чыккан төбәкләрдә узарга мөмкин. Шул ук вакытта Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен дә төгәл үтәргә кирәк булачак.

    Моннан тыш, Роспотребнадзор таләпләрен үтәгәндә, чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганнан соң, чыгарылыш кичәсен үткәрергә мөмкин булачак. Тиешле күрсәтмәләр илнең барлык төбәкләренә дә җибәреләчәк.

    Бу уку елында 700 меңгә якын укучы 11нче сыйныфны тәмамлый.
  • Мәгълүмат ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев