Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтендөнья театр көне.

27 нче мартта 4 нче мәктәп укучылары, укытучылары һәм әти-әниләр, бергәләшеп, Галиаскар Камал исемендәге театрга «Мәхәббәт FM» комедиясен карарга бардылар

 Бу комедия радиода эшләүче ди-джей егет һәм тавыш режиссеры булып эшләүче кыз мәхәббәте турында. Алар бер-берсен яраталар, тик, мәхәббәтләрен белдерә алмыйча, озак вакыт уза, шул маҗаралар бик кызык һәм көлкеле. Баш геройлар Эмиль Талипов, Ләйсән Рәхимова һәм яшь актерлар бик талантлы уйнадылар. Тамашачылар спектакльдән шатлык та, гыйбрәт тә алдылар. Театр көне күңелле үтте!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев