Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтендөнья ДТП корбаннарын искә алу көне

Ноябрьнең өченче якшәмбесе, ООН Генераль Ассамблеясенең 2005 елның 26 октябре резолюциясе буенча Бөтендөнья ДТП корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә.

Агымдагы елда ул 19 ноябрьгә туры килә. ДТП корбаннарын искә алу көне  юл-транспорт вакыйгаларында корбан булганнарны искә алу, туганнарының кайгысын уртаклашу һәм югалтулар масштабына игътибарны юнәлтү өчен уздырыла.

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы фаразлаулары буенча, 2020 елга юл аварияләре нәтиҗәсендә травматизм, йөрәк-кан тамырлары һәм рак авыруларыннан соң булган үлем-китемнәрнең өченче урынын алып торачак. ДТПлар нигездә тизлекне арттырудан, алкоголь кулланудан, каршы юнәлешкә чыгудан чыга.

Юл-транспорт проблемаларына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, юлларда үлем-китемнәрне булдырмау һәм кисәтү максатыннан чыгып, Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге  инспекторлары 13еннән алып 19 ноябрьгә кадәр чаралар комплексы уздыра башлады. Мәгариф учреждениеләрендә  тематик чаралар оештырылып, балаларга автоаварияләрнең  нинди фаҗигаләр чыгаруы турында да сөйлиячәкләр.

– 2017 елның 10 аенда Яшел Үзән районы юлларында 95 юл-транспорт фаҗигасе теркәлеп, аларда 19 кеше һәлак булды һәм 119ы җәрәхәтләнде, – дип сөйли  Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. – 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 11 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде һәм аларда 11 бала төрле җәрәхәтләнүләр алды.

Фаҗигаләрнең күбесе  юлларда иминлек чараларын күрмәүдән, законны санга сукмаудан, агрессивлыктан һәм башкаларны хөрмәт итмәүдән чыга. Бары юл йөрү кагыйдәсен саклап кына иминлеккә ирешеп була.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

2
X