Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтен гомер эш белән үтте

Матбугатта, телевидениедә Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее якынлашу турында еш язалар, сөйлиләр. Шулчак балачак еллары ешрак искә төшә башлый.

Мин Айдар авылында 8 балалы гаиләдә бишенчесе булып туганмын. Балачак, усмер еллары сугыш чорына туры килде. Башлангыч сыйныфта Мансура апа Зыятдинова укытты. Әниләр белән кырга барган хәтердә, алар урак белән урганда төшкән башакларны капчыкка җыя идек. Колмак өзәргә барсак, аны 4 төргә аердык.
5нче классны Күгеш җидееллык мәктәбендә дәвам иттек. Ул вакытта яшелчәчелек тармагы киң үсеш алган иде. Шушы уку елын тәмамлагач, олы апалар белән яшелчәчелектә эшләдек. Алар белән иртә таңнан эшкә барып, кич кенә арып-талып өйгә кайтулар, төшләргә кереп, үткәннәрне яңарта.
Җиденче сыйныфны тәмамлагач, тулысынча олылар белән бергә эшкә чумдык. Яшелчәчелектә эш гөрли. Помидорларга, кәбестәләргә Әрә елгасыннан көянтә белән ташып су сиптек. Эссе көндә сибәргә ярамаганга, таң белән бара идек. Көзен исә яшелчәләрне машиналарга төяп, Албаба станциясендә, трап буенча барып, вагоннарга төйи идек. Икмәк өлгергән чорда яшелчәчелектән алалар. Бишәр көн көлтә бәйлибез, бишәр көн молотилкага көлтә кисеп торабыз, алты кеше сәнәк белән барабаннан салам алып тора. Бөртек тубалга ага, аны көшелгә ташыйбыз.
Эх, яшьлек... Киенәсе дә килә бит әле кызларның. Хезмәт көненә бирелгән икмәкне, алга-артка асып, Свияжскига алып барып сатабыз, саткан акчага күлмәк, косынка алабыз. Кыен да, рәхәт тә булган икән бу чаклар, дип уйлап куям. 1960 елның февралендә Күгәйгә килдем. Бөтен гомерем эш белән үтте. Лаеклы ялга чык канчы терлекчелектә эшләдем. Хезмәт стажым 42 ел!
Бүгенге көнемә бик шөкермен, Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәт! Балаларның хөрмәтендә гомер кичерәм. Дөньялар тыныч булсын, сугыш афәтләрен күрергә язмасын иде.

Тәвилә Гыйрфанова. Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без горурланабыз Сезнен белэн!!!