Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Бронза финал": Яшел Үзәннең яшь футболчылары республикада иң яхшылар өчлегендә

Яр Чаллының "Җиңү" футбол манежы 2011 елда туган балалар арасында футбол буенча 2021 елгы Татарстан Республикасы Кышкы чемпионатының финал этабы матчларын кабул итте.


Ике яклы көрәштә Казанның «Рубин» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» командасына оттырып, Яшел Үзәннең 3нче спорт мәктәбе командасы Яр Чаллы яшьтәшләрен ышанычлы рәвештә җиңде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, финал этабына, Яшел Үзән балалары белән бергә, бары профессиональ футбол клублары академиясе генә эләккән. Көндәшләрнең югары дәрәҗәдә әзерлекле булуына карамастан, безнең футболчылар, бронза медальләр яулап, лаеклы уен күрсәтте, афәрин.

Пьедесталда урыннар түбәндәгечә бүленде:

  • 1 урын - "Рубин" Казан
  • 2 урын – “Нефтехимик " Түбән Кама
  • 3 урын - 3нче спорт мәктәбе " Яшел Үзән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев