Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәраәт кичәсен бушка үткәргән кеше зур өстенлектән мәхрүм кала

17-18 март — шәгъбан аеның 14-15нче көнендә мөселман дөньясы өчен Бәраәт кичәсе булды. Бәраәт кичәсе – ул гөнаһтан, явыз нияттән, золым гамәлдән, адәм вә хайван рәнҗетүдән, җәзадан коткарылу, хәрамнан арыну мәгъ нәсен аңлата. Шәригатьчә әйткәндә, Бәраәт – ул гафу-мәгъфирәт, истигъфар кичәсе. Бәндәләрнең бер еллык бәхете шушы кичәдә тәгаен кылына, дип аңлатыла.

Бәраәт кичәсендә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен мөмкин кадәр изге гамәлләр, нәфел гыйбадәтләр кылырга тырышырга кирәк. Аллаһы Раб бы бызның бөтен әмерләренә буйсыну, кешеләр бе лән күркәм мөгамәләдә булу мөселманлыкның мөһим сыйфатлары булып тора. Шушы кичтә фәрештәләр тарафыннан язылган безнең гамәл китабыбыз Аллаһ хозурына күчеп, аның урынына яңасы иңеп ачыла.
Районыбызның, намазга йөрерлек кешесе булган һәр авылында мәчет бар, шөкер. Һәм бу изге көнне күп кенә авылларда билгеләп тә уздылар. Соңгы вакытларда Каратмән мәчете актив эшчәнлек алып бара башлады һәм имам-хатыйплары Әхтәм хәзрәт Ибраһимов газетабыз белән дә элемтәсен өзми. Үзләрендә узган Бәраәт кичәсе мәҗлесе турында да шалтыратып, хәбәр итте.
– Мәчетебездә үз көченә эшли башлаган мәдрәсәдә Ислам дине нигезләрен өйрәнүче хатын-кызларыбыз бик күркәм мәҗлес оештырдылар. Әлбәттә, ирләр дә бу эштә читтә калмады, ярдәм итеп, үз өлешен кертте. Җомга көнне җыелыштык. Үзебезнең каратмәнлеләр генә түгел, күрше авыллардан да кунаклар булды, – дип сөйләде Әхтәм хәзрәт. – Олы Якедән, Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган Ми ләүшә Закирова, Люция Галиева, Бишнәдән остазыбыз – бездә хатын-кызларны укытучы Сөмбелә Абдуллина, Бело-Безводныйдан – IV курс шәкерте Мәүлия ханым мәҗлес күрке булдылар, бик үтемле, тирән мәгънәле вәгазьләр сөйләделәр. Ир-атларыбыз Коръәннән сүрә-аять ләр укыды. Табында ди ни тематикага мөнәҗәтләр, шигырьләр яңгырады. Фидарис Хәбибуллин үзе язган иҗат җимешен безнең хозурга җиткерде. Рухи яктан баеп, шундый файдалы аралашудан канәгатьлек алып, таралыштык. Барлык катнашучыларга Аллаһның рәхмәтләре ирешсен! Бәраәт кичәсен догада, изге эшләрдә уздыручыларга өстенлекләр бирелер, диелгән. Амин!
Әхтәм хәзрәт мәчеткә йөрүчеләрнең артып баруына сөенече белән дә уртаклашты. Хәзер җомга саен намазга авылдашлар гына 18-19 кеше йөрибез, аларга өстәп әле килүчеләр дә була, диде. Үзе һаман мәчет эшләре, аны кирәкле әйберләр белән тәэмин итү өчен төрле бусагаларны таптауда икән. Алдан язылып, депутат Рүзилә Тимергалиевага кереп, мәчет кухнясын плитәле иткән. Чөнки ашлы мәҗлесләр уздырганда ансыз читен. «Яз җитте, тиздән карлар эреп бетәр, авылны чистарту, төзекләндерү буенча да эшләр күп. Шөкер, авылдашлар бердәм, беркайчан да читтән генә күзәтеп тормыйлар, җиңнәрен сызганып ярдәм итәләр. Каратмәнлеләргә, шундый булганнары өчен, рәхмәт», – дип, сүзен җөп ләде Әхтәм Ибраһимов.
Изге эшләрдә бердәм булганда максатлар да, өметләр дә акланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев