Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Брак блендер алганмын. Кире тапшырып акчасын алып буламы?

– Мин гарантия срогы 6 ай билгеләнгән блендер сатып алдым һәм бер айдан аңарда җитешсезлек таптым. Кибеткә барып, яңага алыштыруларын таләп иттем. Әмма сатучы алыштырудан баш тартты, бары тик гарантияле ремонт тәкъдим итте. Бу очракта алар хак­лымы?

Җавап: Техник яктан катлаулы товарларда табылган җитешсезлекләр буенча кулланучылар таләпләренә карата  закончалык тарафыннан аерым тикшерү тәртибе билгеләнгән. Техник яктан катлаулы товарларның дәүләт тарафыннан расланган исемлеге бар һәм анда блендер керми. Моннан чыгып, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә, сатучы сезнең таләпне канәгатьләндерергә бурычлы.

Фото: http://zaita.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев