Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бозга чыктыңмы? Штраф түлә

Язгы бозга таянма, дип әйтергә яратсалар да, быел озакка сузылган көзге боз да ышанычлы түгел әле. Әмма, бу факт балык тоту «җене» кагылганнарны һич кенә дә куркытмый.

Әле узган шимбәдә, авылга кайт канда, йөриме икән дип, икеләнеп кенә паромга төшкән идек. Идел елгасының катарга уенда да юк. Җәйге матур көндәй кояш нурларында дулкынланып тибрәлә бирә. Ә паромга төшә торган юл буендагы сулыкта балыкчыларны күргәч, имәнеп киттем. Урыны-урыны белән кәгазь калынлыгы боз каткан, тирә-юнендә су... Әмма балыкны үз гомереннән дә зуррак күргән бу ир-атларны, күрәсең, берни туктата алмый. Үлсәм-үләм, тик балык тота-тота үләм кебек булып чыга түгелме соң инде бу!
Шимбә иртәсендә Яшел Үзәндә бозга чыккан гражданнарны ачыклау буенча рейд уздырылды. Идел, Зөя култыклары юка гына, уалучан боз белән каплануга карамастан, ярдан эчкә үк узып, кармакларын сузып балык тотучылар бихисап иде. Полиция хезмәткәрләре, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, суларда коткару җәмгыяте инспекторлары, районның башкарма комитеты вәкилләре профилактик әңгәмә уздырудан тыш, штраф та салды. 
– 7 сантиметр калынлыктан кимрәк булган боз, чынлыкта да куркыныч тудыра. Чөнки теләсә кайсы минутта кеше су астына китәргә мөмкин. Һәм бу вакытта бәла-казаны секундлар хәл итә, – дип аңлата Яшел Үзән кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Сергей Евсеев. 
Боз калынлыгын исәпләп карагач, ул, нибары, 5 сантиметр гына иде. Шул боз янәшәсендәге су дулкыннары да, баржаларның йөрүе дә куркытмый балыкчыларны. «Көзге боз язгысына караганда ныграк. Без бит инде бала-чага түгел, беренче ел гына бирегә килмибез» , – дип исбатлауларына карамастан, 8 беркетмә төзелде һәм 1500 сумнан алып штраф язылды. Барлыгы рейд барышында 59 кеше белән әңгәмә алып барылды, 98 белешмәлек таратылды. Балык чыларга бозның куркыныч булуын аңлатудан тыш, бата-нитә калсаң, нишләргә кирәклеге турында да сөйләделәр. 
Бу чор әти-әниләрнең дә үтә игътибарлы булуын таләп итә. Чөнки, шәһәр уртасындагы күлдә балалар аеруча шуарга ярата, мәктәп тә янәшәдә генә. Аларны бозның ныклыгы артык борчымый. Шунда бала коляскасы белән керүче яшь әниләргә бөтенләй, ни дип әйтергә дә юк. Җитмәсә, шушы көннәрдә генә социаль челтәрдә боз астында калган ташбака фотосы пәйда булды. Уйнап туялар да, аннан ничек котылырга белмиләр. Йорт хайваннары өчен җаваплы булырга кайчан өйрәнер безнең халык?! Фотолар ТР ГИМС МЧС сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев