Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Боз ката гына башлады, уяу булыгыз!

Хәзер Татарстанның сулыкларында боз ката башлады. Беренче көзге боз куркыныч!

Шуны да искәртик: "Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан су объектларында кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләрен раслау турында" 2009 елның 23 апрелендәге 256 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары таләпләре:

• "Боз катламы 7 сантиметрдан да ким булганда су объектлары бозларына чыгу тыела."
• "Су объектларында тимераякта шуу мәйданчыкларыннан бозның ныклыгын җентекләп тикшергәннән соң файдаланырга рөхсәт ителә, аның калынлыгы кимендә 12 сантиметр, ә массакүләм шуганда 25 сантиметр булырга тиеш."

  • Балаларга бозга чыгарга рөхсәт итмәгез (балык тотарга, чаңгыда һәм тимераякта шуарга).
  • Начар үрнәк күрсәтеп, бала белән боз өстендә уйнамагыз, алар әти-әниләренең үз-үзләрен тотышларын кабатлый бит.

❗Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 7 сантиметрдан да нәзек бозга чыгу рөхсәт ителми һәм гражданнарга әлеге кагыйдәне бозган өчен 1500 сумнан 2000 сумга кадәр административ штраф каралган ( ТР КоАП 3.10 маддә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев