22 нче декабрьдә Яшел Үзән муниципаль районы мәктәпләре татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең муниципаль этабы Яшел Үзән шәһәренең 7 нче лицее базасында узды.
Бәйгедә районыбыз укытучылары катнашты, алар дәресләр, мастер-класслар тәкъдим иттеләр.
Бәйгенең җиңүчеләре билгеләнде:
Җиңүче – Җәләева Кәдерия Равил кызы, В.В. Карпов исемендәге лицейның туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы;
Призёр: Минһаҗева Гөлназ Рафаэль кызы, М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче лицей укытучысы;
Бәйгенең лауреатлары:
Мәгъсүмова Индира Ахияр кызы, А. С. Пушкин исемендәге лицей укытучысы;
Вафина Гүзәл Хәбир кызы, С. К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе укытучысы;
Чупакова Руфия Рафис кызы, 5 нче гимназия укытучысы.
Алда Республика этабы.
Кадерия Равил кызына уңышлар телибез!
Нет комментариев