Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөтенроссия чукраклар җәмгыятенең Яшел Үзән бүлеге вәкилләре Зөя утрау-шәһәрчегендә экскурсиядә булып кайтты

«Гасырларны тоташтыручы Зөя утрау-шәһәрчеге» экскурсиясенә барлыгы 50 кеше барды.

Юлда өлкәннәр һәм балалар Гаилә елына багышланган викторинада катнашты, Утрауда төп истәлекле урыннарны һәм гыйбадәтханәне карады. Шулай ук теләгән һәр кеше арбалеттан атты, балталар ыргытты, хәрби киемнәрне һәм халык костюмнарын киеп карады.

Экскурсияне оештырган гидларга рәхмәт йөзеннән сувенирлар һәм ишарәләр телен өйрәнү өчен дактиль әлифба тапшырдылар. Зөя утрау-шәһәрчеге музее директорына, монастырь игумениясенә һәм Горький исемендәге завод генераль директорына Рәхмәт хатлары бирделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев