Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Борыныңны салындырмаска һәм җылы кесәле абыйны эзләмәскә": Дятлов яшь актерларга киңәш бирде

90 нчы еллардан Россия актерының тормышы нык үзгәрде, проектлар саны һәм көндәшлек артты.

Актер һәм җырчы Евгений Дятлов, яшь артистларга, беркайчан да бирешмәскә киңәш итте. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Хәзер барысын да озак уйлап тормыйча, бик тиз эшләргә кирәк. Мөмкинлегең бар икән, кер һәм 100 процент бирелгәнлек белән эшләп кара. Барып чыкмадымы? Икенче тапкыр тырышып кара. Күңелне төшермәскә, борынны салындырмаска, җылы кесәле абзыйны эзләп йөрмәскә, үзеңә ышанырга кирәк", - дип билгеләде Дятлов.

Аның сүзләренчә, Россия актерының 90 нчы еллардан соң тормышы нык үзгәрде, фильмнарны күбрәк төшерә башладылар һәм үзләрен күрсәтү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килде. Шул ук вакытта, конкуренция дә сизелерлек артты.

"Хәзер дә катлаулы, чөнки актерлар һәм проектлар күп. Өлгермәгән кеше - соңга кала,- диде.

Евгений Дятлов белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укыгыз. Видеоверсияне YouTube тагы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының каналында күрергә мөмкин булачак.

«Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев