Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Болай эшләргә ярамый

Картаюга сәбәп булучы 9 гадәт

Тагын бер бокал шәраб
Алкогольне артык күп куллану кан тамырларынының тонусын югалтуны тизләтә, тирене сусызландыра. Бу исә җыерчыклар чыгуга китерә. Чөнки алкоголь организмнан коллаген эшләп чыгару өчен кирәк булган А витаминын чыгара.
Нишләргә?
Иң яхшысы бөтенләй эчмәскә! Инде эчкән очракта ике бокалдан да артмасын!

SPFдан яңгырлы көндә баш тарту
Кояш тирене картайтучы төп сәбәп, җәен аеруча. Әмма ул елның төрле фасылында да, болытлы, яңгырлы һәм карлы көннәрдә дә безгә тәэсир итә. Тирегә зыян салучы ультрафиолет нурлар пыяла аша да керергә мөмкин. Шуңа да саклаучы кремнарны һәрчак кулланырга кирәк.

Йокы җитмәү
Сигез сәгатьлек йокы – стресс һәм зур йөктән менә дигән дару. Һәм ул чынлап та яшьлегегезне арттыра ала. Йокы туймау йөзегезгә чөыга:күз астының каралып торуы, тонык бит төсе. Көн дәвамында күзәнәкләр даими кояш нурлары, экология, пычраклык белән көрәшә. Төнлә тире ял итә, яңара.
Нишләргә? 
7-8 сәгатьтән дә ким йокламагыз. Бу чынлап та мөһим!

Тәмәке тарту
Бу начар гадәттән бөтенләй котыла алмыйсыз икән, хет сигарет санын киметегез. Һәм менә шәп яңалык: тартуны ташласагыз, тән тиресе берничә ай эчендә үз хәленә кайтачак. 6 атнадан соң ук битегезнең төсен үзгәрүен күрерсез. Ә инде алга таба тартуны дәвам итсәгез, картаячаксыз гына. Чөнки тәмәке тарту ул бөтен организмга стресс.

Тулырак газетабыздан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Картлыкка җитү, матур картаю да бәхет бит ул!