Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бөек Ватан сугышының хөрмәтле ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын,«ПО ЗиС» (POZIS) АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов һәм беренчел профсоюз оешмасы рәисе Константин АНТИПОВ котлый

Бөек Ватан сугышының хөрмәтле ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары! Кадерле дуслар! «ПОЗиС» (POZIS) АҖнең меңләгән коллективы исеменнән чын күңелдән гомумхалык бәйрәме –Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән котлаулар кабул итегез!

9 Май – күпмилләтле Россиядә, моңарчы булмаган батырлык символына әверелгән, һәр гаилә өчен изге бәйрәм. Бу якты май көнендә без һәлак булганнарны искә алабыз һәм ветераннарны хөрмәтлибез, Бөек Җиңү өчен киләчәк буын россиялеләр бәхете хакына фашизм юлына батырларча басучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтәбез.

«Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе (ПОЗиС) хезмәт коллективы геройларча Җиңүгә зур өлеш кертә. Серголылар-тыл хезмәтчәннәре сугыш елларында көчләрен һәм сәламәтлекләрен кызганмыйча, үзләренең тырыш хезмәте, батырлыгы, ныклыгы һәм моңарчы булмаган энтузиазм белән фронтны кирәкле боеприпаслар белән тәэмин итә. Аларның хезмәт батыр­лыгы бүген безне яңа казанышларга канатландыра, патриотик рухны ныгыта, авырлыкларны җиңәргә һәм алга барырга булыша. Без җитештерүгә инновацион фәнни технологияләрне уңышлы кертеп, югары технологияле продукция чыгарабыз. Батыр­лык белән беренчел дәрәҗәдәге дәүләт бурычларын үтибез, шуның белән илебезнең куәтен ныгытабыз. Бүгенге көндә геройлыклары һәм хезмәт батырлыклары өчен шәхсән ихлас рәхмәтебезне белдерә алучы ветераннарның саны кими баруын аңлау бик авыр. Кызганыч, серголылар арасында фронтовиклардан бары Михаил Федорович Балахонов кына исән. Тыл хезмәтчәннәренең дә сафы кими, барлыгы – 92 кеше.

Бүген без бәйрәмне, чын мәгънәсендә, үз тарихы белән горурланган, ата-аналар, бабайларның батырлыгы турындагы истәлекләрне лаеклы итеп саклый белгән бердәм халык булып, махсус шартларда каршы алабыз.

Безнең ил кабат ачык милләтчелеккә каршы торып, Украинада махсус хәрби операция үткәрү кысаларында күпмилләтле халкыбыз мәнфәгатьләрен яклый. Россия хәрбиләре, 79 ел элек Ватаныбызны саклаган куркусыз геройларның варислары, туган җирләре, хакыйкать һәм гаделлек өчен алгы һәм фронт чикләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, батырлык һәм бердәмлек күрсәтә. Бу көнне без Ватаныбыз­ның киләчәге өчен үз гомерләрен биргән сугышчыларның якты истәлеге алдында баш иябез

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре. Кадерле дуслар! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, тыныч күк йөзе һәм күңел көрлеге телибез. Бөек Җиңү көне белән!

Радик Хәсәнов,
«ПОЗиС» (POZIS) АҖ генераль
директоры
Константин АНТИПОВ,
беренчел профсоюз оешмасы рәисе

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев