Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәхетне сынар чак җитте

«Яшел Үзән» газетасына язылу вакыты тәмамлангач, укучылар арасында бүләкләр уйнату – ул инде күп еллар дәвамында барган бер матур традиция.

Квитанцияләрегезне җибәрегез, дип хәбәр салырга да өлгермибез, почта аша конвертлар күпләп килә дә башлый. Димәк, бүләк уйнату кирәк һәм сез аны көтәсез.

25 ел дәвамында ниләр генә бирмәдек инде без укучыларыбызга. Көрәге дә, чиләге дә, мультиварка, хәтта каз да калмады. Кыйммәтле бүләкләр бирү мөмкинлеге булмаса да, һәр гаиләгә, һәр хуҗалыкка кирәк булган әйбер алырга тырыштык. Һәм аны откан һәркем бик шатланып, рәхмәт әйтеп китә торган иде. Бу юлы да бүләкләребез кызыгырлык!

  • Триммер – һәр бакчачыга үлән чабуда зур ярдәмче. Үзе җиңел, уңайлы һәм тиз арада тирә-юньне ялт иттереп куя!
  • Көпчәкле сумка – шулай ук, һәрчак кирәк. Чөнки, җеп белән бәйләп, аллап-артлап янчык асып йөрүләр күптән артта калды. Әйбер күп сыя, авыр түгел, җайлы.
  • Аккумуляторлы отвертка – һәр йортта кирәкле инструмент. Борасы әйберегез булса, хәзер ярдәмгә килә. Менә дигән!

Шушы бүләкләрне отуы бик җиңел: 2021 елның беренче ярты еллыгына язылу турында квитанцияләрне редакциягә юлларга гына кирәк. Бәхетегезне сынап карагыз, дуслар!

Тулырак кагыйда yashel-uzan.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X