Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәхетле итә белү сере

Бер зирәк карт дөнья матурлыгына сокланып һәм тормышка шатланып юл буйлап атлый. Көтмәгәндә, авыр йөктән бөгелеп төшкән бер бәхетсез кешегә юлыга.

– Нигә син үзеңне шулай газаплыйсың? – дип сорый ул аңардан.
– Мин үземнең балаларым һәм оныкларым бәхете өчен җәфаланам, – ди кеше. – Минем карт бабам бабаем бәхете өчен нужа тарткан, бабаем әтием өчен газапланган, әтием минем өчен һәм мин дә гомерем буе балаларым һәм оныкларым бәхетле булсын өчен тир түгәм.
– Ә синең гаиләңдә кем дә булса үзен бәхетле тойдымы соң? – дип сорый зирәк карт.
– Юк. Әмма минем балалар һәм оныклар һичшиксез бәхетле булачак! – дип җавап бирә бәхетсез кеше.
– Белемсез укырга өйрәтә алмас, ә сукыр тычкан бөркет тәрбияли алмас! – ди зирәк. – Син алдан үзең бәхетле булыр га өйрән, шуннан соң гына балаларың белән онык ларыңны ничек бәхетле итәргә кирәгенә төшенерсең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев