Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәхет ашыгып килми

Киләчәктә уртак бәхетле тормышка гел шик тудырып торган сөйгәнеңә ничек итеп ышанырга соң? Кайвакытта алга таба йомык күзләр белән бары тик тиздән тормышыбызда яз җитүенә өмет итеп атлыйсың...

Үзенә бернинди дә пычракны йоктырмый торган саф яшүсмер мәхәббәте була. Алсу белән Азатта нәкъ шундый хисләр иде. Аларны сыйныфташлары да котыртмады, хәтта укытучылар да аңлап, тыныч карады. Алар аерылмас тутый кошлар кебек гел бергә, кулга кул тотынышып йөрде.

Авырлыклар белән сынау  

Азат бик үк яхшы гаиләдә үсмәде: әтисе эчә, әнисе авыр эштә эшли һәм улын тәрбияләргә, аның белән шөгыльләнергә вакыты юк. Алсуның әти-әнисенә бу бер дә ошамый иде, әлбәттә.

-Кара, тирә-юнеңдә никадәр шәп егетләр! – диде аңа әнисе. – Нәрсәгә сиңа ул Азат? Андый геннар белән аңардан рәтле кеше чыкмаячак.

-Ул сиңа пар түгел, - дип, әтисе дә утка керосин сипте.

Алсу үпкәли, бәхәсләшә, Азатның  бик яхшы булуын исбатларга тырыша, әмма аны аңларга да, ишетергә дә теләүче юк иде. Алар бар көчләрен куеп, яшь гашыйкларны аерырга тырышты. Бәлки бу омтылышлары тормышка да ашкан булыр иде, барысын да үзгәртерлек хәл килеп чыкты.

Фаҗига, чыгарылыш кичәсеннән соң, сыйныфташлар мәктәпне бетерүне елга буенда, арканнан суга сикереп бәйрәм иткәндә килеп чыкты. Алсу уңайсыз сикереп, умыртка баганасын зарарлады. Шуннан соң авырту һәм курку белән күп айлар узды, табиблар аның тулы тормыш белән яши алачагына гарантия бирмәде. Ул ярты ел гипска чорналган килеш хастаханә ятагында аунады. Башта дуслары һәм сыйныфташлары аның янына көн саен килеп йөрде, тора-бара визит ясаучылар бетте, бер тугры Азат калды. Ул һәрвакыт янында булды, яңалыклар сөйләде, китап укыды, төшенкелеккә бирелмәсен өчен кулыннан гына булса да тотып утырды.

-Барысы да яхшы булачак, без җиңәчәкбез, ышан миңа, - диде ул аңа һәм Алсу ышана иде.

Шундый тугрылыкны күреп, Алсуның әти-әнисе дә кызлары белән ризалашты, алай гына да түгел, авырлыклардан куркып егет качмаса ярар иде дип өметләнделәр.

Бусагада яңа тормыш

Бәхеткә, Алсу аякка басты, әмма аңа моның өчен бер ел кирәк булды һәм көллияткә керә алмам инде дип борчылды.

-Син барысын да булдырасың, ышан миңа, - дип үсендерде аны Азат.

Чынлап та шулай килеп чыкты, Алсу студент булды. Ул вакытта инде Азат беренче акчаларын эшли, аны гаражга автослесарь ярдәмчесе итеп алдылар. Аның беркайчан да укуда гаме булмады, ә эшләргә ярата иде. Машиналар янында кечкенәдән кайнашты. Хәзер дә бөтен буш вакытын гаражда уздырды, моторларны бик тиз өйрәнде һәм алар буенча яхшы белгечкә әйләнде.

Үзенең йөкле булуын Алсу кулына диплом алгач белде. Һәм ул әлеге көн гомергә алар өчен үзенчәлекле булачак, дип уйлады. Дөрес, әлегә гаилә юк иде, әмма үзләренең тиздән өйләнешәчәкләренә кыз шикләнми, чөнки алар бер-берсен өзелеп ярата.

Алсу, әти-әниләре шатланыр, дип өметләнде. Чөнки алар инде Азатка ияләшкән һәм мөнәсәбәтләренә каршы түгел иделәр. Тик хәбәрне бер дә ошатмадылар.

-Акылдан яздыңмы! -  дип кычкырды әнисе, йөкле булуын ишеткәч һәм йөрәгенә тотынды. – Әле үзең дә бала гына!

-Башта эшкә урнашырга, аякка басарга кирәк... – дип күтәреп алды әтисе. – Кайда яшәргә уйлыйсыз? Баланы нинди акчага үстермәкче буласыз?

Иң якын кешеләренең ярдәм итмәве һәм аңламавы Алсуны бик гарьләндерде. Ярый әле Азаты бар янында, ул һәрвакыттагыча аны тынычландырырга тырышты:

-Без өйләнешәбез һәм фатир арендалыйбыз, - диде ул. – Бернәрсәдән дә курыкма.

Сөйгәне янында булганда Алсу бернидән дә курыкмады. Ул алда булачак зур тормыштагы кыенлыклар турында уйлады. Кызга, бәхет өчен, проблемаларны җиңү өчен мәхәббәтнең булуы да бик җитә кебек тоелды.

“Ачыгыз, полиция”

Туйдан соң яшьләр фатир өчен түләп яши башладылар һәм беренче вакытларда Алсу бәхетнең җиденче катында йөзде. НиҺаять алар Азат белән бергә  һәм аларны беркем дә аера алмаячак! Бәхетеннән ертык ленолиумга да, күгәрек каткан ваннага да игътибар итмәде. Вакыт узды, йөрәк астында баласы да һәм аның белән бергә борчуы да үсте. Тиздән ул туачак, аңа шушы хәерче, чит һәм уңайсыз фатирда яшәргә туры киләчәкме? Алсу үз торагы турында хыяллана башлады. Тик аңа акча каян табасың? Ул Азатның да борчылуын сизеп күреп торды. Ире сөйләшмәс булды, еш кына маңгай-кашларын җыерып ни турындадыр уйлый, тик уртаклашмый. Бер көнне ул эшеннән соң гына кайтты һәм шуннан соң еш кына тоткарлана башлады. Барлык сорауларга да, эш күп, дип кенә җавап бирә. Ә бервакыт ял көннәрендә каядыр китеп югалды, әмма калын гына акча купюралары белән кайтты һәм тантаналы итеп Алсуга тоттырды.

-Мин фатирлык акча эшләрмен, минем хәлемнән киләчәк, - диде.

Чынлап та, егет өйгә даими яхшы суммада акчалар алып кайта башлады. Алсу аларны җыеп барды, еш кына алып саный, үзләренең фатир турындагы хыялларының тиздән тормышка ашачагына ышанып сөенә иде. Кыз фатир сату турындагы белдерүләрне укый башлады, өй туена чакыргач әти-әнисенең ничек исләре китәчәген күз алдына китереп, елмаеп куйды. Менә шунда әйтеп карасыннар инде кызларының дөрес пар сайламавы турында!

Хәвеф, һәрвакыттагыча көтмәгәндә килде. Алсу бик каты ишек шакыган тавышка уянып китте һәм шунда ук йөрәген курку хисе кысып алуын сизде. Азат янәшәдә йоклап ята, төнлә генә чираттагы командировкасыннан кайтты, бик арыган, шуңа аны бу тавыш кына уята да алмады. Ишекнең теге ягыннан:

-Ачыгыз, полиция, -  дигәннәре ишетелде.

Алма агачыннан ерак китми

Азатны алып киттеләр. Алсу әле аңына килә алмыйча, тентүдән соң тузган фатирда озак елап утырды. Моның төш кенә булмавына, иренең законга сыймаган ни дә булса кылуына ул ышана алмады. шул вакытта баласы тибеп куйды һәм Алсу елап җибәрде. Мескен бала, хәзер нәрсә, әтисез туамы инде?! Юк, болай булырга тиеш түгел, ни дә булса уйлап табырга, Азатка ярдәм итәргә кирәк! Ул тиз генә җыенып әтиләре янына ашыкты.

-Менә геннар. Алма агачыннан ерак китми ул! – диде әнисе ачуына чыдаша алмыйча, күз яшьләренә буыла-буыла сөйләгән кызына карап. – Елама, кызым, ул җинаятьче синең бер күз яшеңә дә торырлык түгел.

-Аерылышырга кирәк, - диде әтисе. – Баланы үзебез үстерербез, кирәкми аңа андый әти.

Кияүләрен ничек кенә күрә алмасалар да, ярдәмсез калдырмадылар. Акча җыеп яхшы адвокат ялладылар. Азатның, урланган машиналарны алып кайтып, башка төскә буяп, двигательләренә яңа номерлар сугып сатканлыгы ачыкланды. Әлбәттә, ул моны үзе генә эшләмәгән, җинаять төркеме составында башкарган. Адвокат яхшы эшләде, Азатка көткәндәгегә караганда йомшак карар чыгардылар – гомуми режимлы колониядә биш ел.

Ирен гаепләнүчеләр эскәмиясендә күреп Алсуның хәле начарланды һәм аны суд залыннан бала тудыру йортына алып киттеләр. Шул төнне ул кыз тапты.

Хастаханәдән ул әти-әнисе йортына кайтты. Кайгырып утырырга вакыт юк, тормыш бала мәшәкатьләре белән тулды. Тик кайвакытта ул мендәргә капланып елый, белгән догаларын укып  Азатның тизрәк иреккә чыгуын сорап Ходайга ялвара иде.

-Бөкерене кабер генә төзәтә. Кайтачак һәм яңадан шул эшенә тотыначак, - дип әнисе ярага тоз сала. Ә Алсу үзе иренең башка андый юлга басмаячагына, бүтән закон бозмаячагына ышана. Ул бит җинаятьче түгел, бары тик ялгыш адым ясаган кеше генә. Азатка атна саен хат язды, күчтәнәчләр җибәрде, колониягә очрашуларга барды.

Әллә кабат шул юлданмы?..

Кечкенә Азалия үсте, Алсу эшкә урнашты. Аны хисапчы ярдәмчесе итеп алдылар. Хезмәт хакы бик күп булмаса да, тәҗрибә тупларга бик әйбәт. Азат дүрт ел ярымнан иреккә чыкты. Алсу бик бәхетле иде. Ниһаять алар чын гаилә булып яши башлаячак: кызының – әтисе, үзенең – ире бар. Ул матур хыяллар корды, тик бер нәрсәне исәпкә алмады, аларның үзләренең торыр урыннары юк. Кияүләрен көчкә түзеп торучы әтиләрендә яшәргә туры килде. Азат тешләрен кысып булса да чыдады, бар тырышлыгын куеп чыгу юлларын эзләде. Эш белән дә кыенлыклар, беркемнең дә төрмәдә утырган кешене эшкә аласы килмәде. Һәм бервакыт Алсу курыккан чынга ашты – Азат юкка чыкты. Иртән эш эзләргә дип чыгып киткән иде, кичке ашка да кайтмады, төнлә генә: “Борчылма, бер-ике көннән кайтам”, дигән СМС җибәрде. Ул хәбәрне укыды да, хәлсезләнеп урындыкка утырды. Әллә кабат шулмы?..

Бу ике көнне билгесезлектән Алсу газапланып уздырды, курыкты. Һәр звоноктан, башыннан узганнарның кабатлануын көтеп, “дерт” итеп куйды. Хәтта әнисе дә, кызының хәлен күреп, гадәттәгечә төртмәле сүзләрен сипмәде, киресенчә, күңелен күтәрергә тырышты.

Азат өченче көнне кайтты. Ул бик канәгать күренә иде. Алсу ушын җыярга ирек бирмичә:

-Син нәрсә, кабат шул юлдамы? -  дип аңа ташланды. – Бу юлы кичермәячәкмен, шуны бел! Аерылам, Азалиягә җинаятьче әти кирәк түгел..

-Тукта әле, тыңла башта!

Азат аны, ычкынып китә алмаслык каты итеп, кочагына алды. Аңа дәү әнисеннән мирас булып авылда йорт калган икән. Ул үз күзләре белән күрми торып, вакытыннан алда бу турыда сөйләмәскә булган. Документларын кулына алгач кына барып караган.

-Өй яңа түгел, әмма зур, иркен һәм нык. Косметик ремонт кына кирәк. Безнең хәзер үз почмагыбыз бар, аңлыйсыңмы?!

Озак көтелгән бәхет

Яз көне шундый вакыт була, әле кичә генә кар ятса, бүген инде яшел үлән баш төртә. Һәм бу күренешне күзәтеп, күреп тә өлгереп булмый, ул могҗиза кебек. Нәкъ менә шундый матур көннәрнең берсендә яшь гаилә үзләренең яңа тораклары бусагасын атлап керде. Азат барлык әйберләрне бушатып, өйгә ташыды да, эш коралын кулына тотып, әз генә кыегайган капканы турыларга чыгып китте. Биш яшьлек Азалия ишегалдында йөгереп арыгач, эскәмиягә утырды да, үзенә монда бик тә ошавы турында җиткерде. Алсу да як-ягын күзәтте: йорт, иркен ишегалды, тегендәрәк яшелчә бакчасы, агачлыклар артында инде боздан арынган елга ага. Язгы җил - эрегән кар, беренче тишелгән үлән һәм... күптән көтелгән бәхет исен алып килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев