Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Бизнес класс” курслары – эшмәкәрләргә ярдәм

Татарстан республикасында микро һәм кече эшмәкәрлек керемнәрен арттыру максатыннан бизнесны үстерү һәм аңа өйрәтү юнәлешендәге "Бизнес класс" укыту программасы 15 майдан бирле гамәлдә һәм 15 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Ул үз эчендә эшмәкәрлеккә беренче адымнарын ясаучылар өчен махсус һәм инде булган бизнесның нәтиҗәлелеген үстерү тармакларына бүленә. Бу программада 25 яшьтән алып 55 яшькәчә булган ТРнда яшәүче актив тормыш позицияле (үзенә эшләп тә юридик зат буларак теркәлергә батырчылык итмәүчеләр, үз эшен булдырырга теләүчеләр, күптән түгел эшсез калучылар һ.б.) һәркем катнаша ала. Шулай ук еллык кереме 100 млн. сумнан артмаган микро һәм кече бизнес вәкилләре, РФ регионнарына һәм чит илләргә товарларын чыгаруны үстерергә ярдәм кирәк булган җитештерүче компанияләр дә биредә осталыкларын арттыра ала. Программа реаль практикага юнәлдерелгән. "Бизнес класс"та катнашкан, эшләрен яңа башлаучылар идеядән алып беренче сатуга кадәрге юлны узып, ә аякларында нык торган эшмәкәрләр керемнәрен үстерә алачак. Әгәр дә сез программада катнашуга атнасына бер сәгатьтән дә артык вакытыгызны сарыф итә алмыйсыз икән - сезгә онлайн режимы туры килә, әгәр дә программа эчендә үзегезнең бизнесны үстерү өстендә эшләүгә атнасына ун сәгатьегезне багышлырга әзер икәнсез - сезгә интенсив курс режимын сайлау мәслихәт. Әлеге укулар онлайн-курслар өчен дә, интенсив укучылар өчен дә түләүсез. Тулырак мәгълүматны www.business-class.pro сайтында һәм E-mail: info@business-class.pro электрон почтасында таба аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев