Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Битарафлык бәла-казага китерергә мөмкин

Без хәзер сугышсыз заманда яшәсәк тә, планетада әле монда, әле тегендә террорчылык актлары теркәлеп тора.

Без болар хакында массакүләм мәгълүмат чаралары аша ишетеп торабыз. Безнең илдә дә андый очраклар еш булмаса да, метролар шартлату да, мәктәпләрне камап алулар да булмады түгел булды. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны һәм саклыкны таләп итә. Әлбәттә, Россия эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ягыннан да мондый хәлләргә каршы тору буенча бик күп планлы эшләр башкарыла. Шуңа күрә көннәребез чагыштырмача имин тора да инде.

Террор сүзе нәрсәне аңлата соң ул? Иң беренче сүзебезне шуннан башлыйк. Террор латинчадан (курку, куркыныч, дәһшәт) аерым кешеләргә яки халыкара мөнәсәбәтләргә зыян китерү, сәяси дошманнарга көч куллану, ягъни янау, шартлату, үтерү, үч алу, эзәрлекләүләр һәм курку хәлендә тоту.

Террор, гадәттә, юктан гына, үзеннән-үзе барлыкка килми. Аны китереп чыгарган сәбәпләр күп. Соңгы вакытларда аларны дингә бәйләп җибәрүләре дә гаҗәпләндерә.
Татарстаныбызда күп төрле милләт һәм дин вәкилләренең үз ихтыяҗларын канәгатьләндерүләре өчен мөмкинлекләр бар. Шуңа күрә безнең дуслык тәҗрибәсен чит илләрдә дә күзәтәләр. Теләсә-нинди проблеманы сөйләшү-килешүләр, тыныч, цивилизацияле юл белән хәл итәргә була.

“Сезнең мәктәбегезгә, яисә сәүдә үзәгенә бомба куелган” – дип шалтыратулар гел булып тормаса да, булгалый бит. Бәхеткә, күп очракта болар ялган шалтыратулар булып кала. Әмма шул мизгелләрдә кешеләрдә күпме курку тудыра, кешеләр эвакуацияләнә, күпме тикшерү-эзләнүләр ясала. Мондый очраклар да терроризм элементлары булып тора.
Дингә сылтауларга килгәндә, бер генә дин дә, кешеләргә зыян китерүгә, рәнҗетергә, кимсетергә, үтерергә өндәми. Бу гамәлләр зур гөнаһ санала.

Террорчылык – нинди куркыныч, тетрәндергеч сүз. Ул һәрвакыт гаепсез кешеләрнең үлеме белән бәйле. Аның кайчан һәм кайда булачагын беркем әйтә алмый. Шуңа күрә дә игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Хуҗасыз яткан пакет, йә булмаса, ул безнеңчә киенмәгән, үзен шикле тотучы кеше булырга мөмкин. Барысына да игътибар итәргә һәм хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Битарафлык бик зур бәла-казага китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев