Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Битараф булмыйк әле

...Хәзерге кеше-кешегә бик дус булмаган, үз-үзебезгә йомылган заманда, мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: әйдәгез, үзең турында гына кайгырту, уйлау һәм битарафлык кебек чит ил идеологиясенә каршы көрәшик әле, җәмәгать, үзебезнең сәвит заманындагы кешелекле, ярдәмчел булырга тырышыйк.

Ишетмәмешкә, күрмәмешкә салышып узып китмик…

Үзем белән кечкенә вакытта булган бер хәл турында да сөйләп алыйм әле. Мин Васильево бистәсендә туып үстем һәм хәзер дә яшим. Бер ун яшьләр тирәсендә булганмындыр, бер көнне мәчебез югалды. Дәресләрдән соң бөтен күрше урамнарга кадәр аны эзләп айкала идем.

Бервакыт, бәлки шунда кысылып ятмыймы икән дип, ташландык йортка кердем. Ә аның ябык идән астында кемнеңдер елаган тавышы ишетелә. Котым ботыма төшеп, «домовой»дыр дип куркып, өйгә кадәр йөгереп кайттым. Үзара шундый куркыныч җан ияләре турында сөйләшәсең бит инде, шундыйларның берәрседер дип уйладым. Әле ярый кич белән әти-әниемә сөйләдем. Әтием иренмәде, барып карарга булды. Ә анда өч яшьлек малай булып чыкты. Иптәшләре белән абыйсы аны шунда китереп, идән астына япкан да, такталарын кадаклап куйган. Милиция чакыртып, баланы әти-әнисенә тапшырдылар. Абыйсы энекәшеннән туеп, көнләшеп шулай иткән, диделәр. Дөньяда төрле хәлләр була, бу миңа кагылмый, димик.

Мәчебез дә шуның икенче көнендә кайтып керде, «гүләй»дә йөргән. 22 ел яшәде. Теге малайның да бар да әйбәт, бик яхшы кеше булып үсте. Хәзер без дә олыгаю ягына чыгып барабыз инде. Очрашканда шул хәлне искә алмый калган юк.

Дус-тату яшик, безнең илнең көче дә шунда иде бит! Ил-көннәребезгә тынычлык теләп, сәвит чоры тормышын сагынучы

Мөршидә Н.
Васильево бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев