Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бисмилләһир-рахманир-рахим! Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ! Яшел Үзән муниципаль районы мөселманнары мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән, сезне, ихластан 24 майда булачак Ураза гаете белән котлыйм!

Динебезгә чиксез хөрмәт күрсәткән яшел үзәнлеләргә рәхмәтемне белдерәм. Шушы изге бәйрәмне күңелләребездәге зур рухлану хисләре белән каршылыйк.

Быелгы Рамазан ае бик катлаулы чорга – бөтен илләр буенча йогышлы авыру таралган вакытка туры килде һәм ул мөселманнарны икеләтә сынады. Әмма, шулай булса да, ул безгә фарыз гамәлләрне үтәргә, изгелек ле һәм саваплы гамәлләр кылыр га комачауламады. Аллаһка шөкер, бу мөбарәк айда ниятләрне яхшыга юнәлтеп, начарлыктан качарга, телләребезне гайбәттән, ялганнан тыяр га, тәнебезне дә, күңелебезне дә хәрәмнән арындырырга тырыштык. Һәркем рухи яктан үсәргә, ныгырга, игелекле гамәлләр кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә омтылды.

Ураза бәйрәме – иң көтеп алган бәйрәмнәребезнең берсе. Ул мәрхәмәтлелек, толерантлык, бердәмлек билгесе. Ислам – тынычлык һәм изге гамәлләр дине, ә Ураза бәйрәме шуны күрсәтүче дәлил.

Рамазан аенда тоткан уразаларыбыз, укылган тәравих намазларыбыз, кылган догаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз һәм теләгән изге теләкләребез хакына ил-көннәребез имин, күгебез аяз, табыннарыбыз мулдан булсын. Гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек насыйп итсен.
Ураза гаетендә чын күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһ Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә ирешергә язсын!
Олуг бәйрәмебез Ураза гаете мөбарәк булсын! Амин.

Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин,
Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X