Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бисквит арасында наркотик

Мәскәү – Уфа юлында ЮХИДИ инспекторлары бер автомобильне туктаткан.

Машинада утырып баручы  35 яшьлек  пассажирның  сумкасында полиция хезмәткәрләре  кондитер әйберләр салынган пакетта бисквит рулетлар арасында шикле матдәләр тапкан.

Тикшерүләр бу матдәләрнең  наркотик булуын күрсәткән.

Әлеге пассажирның элек авыр җинаять буенча элек хөкемдә булганлыгы һәм  ирегеннән мәхрүм ителгән урыннан күптән түгел генә кайтканлыгы ачыкланган.  Машина йөртүче белән элек таныш булмаганнар. Мәскәүдән Новосибирскига баручы машина йөртүче  очраклы пассажирны Чиләбегә кадәр алып барырга ризалык биргән булган.

Хәзер әлеге факт буенча  Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 228.1нче маддәсенең 4нче өлеше, 30нчы маддәсенең 3нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Лилиана Славкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркотики в Зеленодольском районе сотрудники МВД кондитерские изделия автодорога Москва-Уфа